Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дамир Йосыпов балачагында «Чаян» журналын укып үскәнен әйтте
Россия герое Милләт җыенында татар халкы турында фикерләрен әйтте.
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Зилә Мөбарәкшина). Россия Герое, гражданнар авициясе пилоты Дамир Йосыпов әти-әнисенең «Чаян» журналын алдыруын әйтте. Бу хакта ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган Милләт җыенында сөйләде.
Дамир Йосыпов татар булу — халкың белән эләмтә булдыру ул, дигән фикердә. «Хәтерлим, әти-әнием „Чаян“ журналын яздыра, радиодан татар җырлары тыңлый иде. Татар халкының улы булуым белән горурланам. Дөнья буйлап сәяхәт итеп, шуны әйтә алам: татарлар бар җирдә дә бар, яши, тырыша. Барыгызга исәнлек-саулык телим. Бергә булыйк, бердәм булыйк», — диде ул.
Бүген Татарлар гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре проекты кабул ителә. Чарада Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 68 төбәгеннән 500 милләттәшебез катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз