news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Сираҗиев премиясенең яңа лауреатлары билгеле

«Тантана» премиясен тапшыру чарасында Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатларын Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев игълан итте.

Әлеге премия белән быел Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен Юрий Павлов, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин һәм озак еллар дәвамында уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен Айгөл Габәши бүләкләнде.

«Көтмәгән идем - рәхмәт», - диде Юрий Павлов кыска гына итеп. «Рәхәт инде премия алу», – диде Рафил Сәгъдуллин. 

«Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100