news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Лауреат исемнәрен Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров атады.

Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды
Рамиль Гали/архив

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Дамир Сираҗиев исемендәге премия татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән һәм әдәбият, театр сәнгате һәм кино сәнгате өлкәсендә зур танылу алган шәхесләргә бирелә.

Лауреат исемнәрен Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров атады.

Озак еллар дәвамында уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның халык артисткасы Раушания Юкачева Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә лаек булды.

«Әкият» татар дәүләт курчак театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова бүләкләнде.

Театр сәнгатендәге казанышлары һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның атказанган артисткасы Наилә Мифтахетдинова (Нәҗипова) бүләкләнде.

Уфа «Нур» татар дәүләт театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен Ирина Ганиева Дамир Сираҗиев исемендәге премия алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100