news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Шакиров “Мәгариф” нәшрияты директоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

1992 елдан бирле “Мәгариф” нәшриятын җитәкләгән Мөдәррис Вәлиевнең моннан соң кайда эшләячәге турындагы сорауга Республика матбугат һәм массаккүләм коммуникацияләр агентлыгында да, “Мәгариф” нәшриятында җавап табып булмады

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). 1998 елдан бирле “Татарстан китап нәшрияты”н җитәкләүче Дамир Шакиров укыту-педагогик әдәбият чыгара торган “Мәгариф” нәшрияты директоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. “Мәгариф” нәшриятында хәбәр иткәнчә, бу хактагы карар агымдагы елның 1 декабрендә чыккан. Республика матбугат һәм массаккүләм коммуникацияләр агентлыгының кадрлар бүлегендә хәбәр иткәнчә, Дамир Шакиров бер үк вакытта “Татарстан китап нәшрияты”н җитәкләүне дә дәвам итәчәк.

1992 елдан бирле “Мәгариф” нәшриятын җитәкләгән Мөдәррис Вәлиевнең моннан соң кайда эшләячәге турындагы сорауга Республика матбугат һәм массаккүләм коммуникацияләр агентлыгында да, “Мәгариф” нәшриятында җавап табып булмады. “Ике нәшриятны бер кешенең җитәкләве аларны кушуга китермәсме?” дигән сорау да әлегә җавапсыз калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot