news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Сатретдинов Татарстан эчке эшләр министры итеп билгеләнде

Дамир Сатретдинов Татарстан эчке эшләр министры итеп билгеләнде
Фото: Эчке эшләр министрлыгының Ханты-Манси автономияле округы

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, полиция генерал-майоры Дамир Сатретдинов Татарстан Эчке эшләр министрлыгының яңа җитәкчесе итеп билгеләнде.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Сатретдинов Татарстан башкаласына киләсе атна башында киләчәк. Булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының яңа җитәкчесен коллективка 5 мартта тәкъдим итәчәкләр.

Искәртеп узабыз, Дамир Сатретдинов 1972 елның 20 июнендә Әстерханда туган.

1994 елдан – эчке эшләр органнарында. Милициядәге хезмәтен Әстерхан шәһәре Ленин районы эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге оперуполномоченные вазифасында башлый.

2020 елның февралендә Сатретдинов Хакасия Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы итеп билгеләнә. Шул ук елның октябрендә ул Эчке эшләр министрлыгының Ханты-Манси автономияле округы – Югра буенча идарәсе башлыгы вазифасына керешә.

Дамир Сатретдинов хезмәт дәверендә ведомство һәм дәүләт бүләкләренә лаек булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100