news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Самерханов Табасаран театрында "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен чыгарган

Татарстан режиссеры Дагыстанга спектакль кую өчен махсус чакыртылган.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Дагыстанның Табасаран театры Туфан Миңнуллинның легендар "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен чыгарды. Спектакль турында мәгълүмат Табасаран дәүләт драма театрының рәсми сайтында урнаштырылган.

Спектакль шушы көннәрдә сәнгать советы аша үтте. Аны Татарстаннан чакырылган татар режиссеры, Минзәлә театрының куючы режиссеры Дамир Самерханов чыгарган. Куючы рәссам – Ленар Гыйльметдинов. Спектакль “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган. Исеме “Йик уз ккадарза”, рус телендә “К смерти не готов” дип тәрҗемә ителгән.

Театр директоры Алимурад Алимуратов Туфан Миңнуллинның иң танылган совет драматургларының берсе булуын әйтә. "Аның әсәрләрен сәхнәләштерү теләсә кайсы режиссер өчен дәрәҗә. Самерхановның спектакльне ничек сәхнәләштерүен тамашачы бәяләячәк. Шәхсән мин режиссерның безнең коллективтагы ике айга сузылган хезмәтен уңышлы дип саныйм", - ди ул.

Пьесага кайбер үзгәрешләр кертелгән, исемнәр дә үз телләренә уңайлы формага китерелгән.

Әлмәндәр картның исеме табасаранча Алидар булып яңгырый, Өммия – Умият, ә Хәмдениса карчык – Ханума. Яшьләрнең исемнәренә үзгәреш кертелмәгән. Табасаран спектаклендә күрсәтелгән таулы авылдагы яшь чикләре дә арттырылган: Әҗәл Әлмәндәр карт янына аңа 101 яшь тулгач килә. Ә Туфан Миңнуллин язган Әлдермеш авылында 90нан узмаска тиеш булалар. Әҗәл табасаран театрында Вәкил дип бирелгән, - диелгән сайттагы мәгълүматта.

  • Табасаран дәүләт театры халык театрлары нигезендә 2001 елда ачылган. Табасараннар – Дагыстандагы җирле халыкларның берсе. Россиядә якынча 147 000 табасаран яши. Әлеге тел иң авыр телләрнең берсе буларак Гиннес рекордлар китабына кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100