news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Сәмерханов Туфан Миңнуллинның яңа «Әбрәкәй» пьесасын куячак

Бүген Казанда театраль җәмәгатьчелекне күренекле драматургның архивында сакланган өр-яңа әсәре белән таныштырдылар.

Дамир Сәмерханов Туфан Миңнуллинның яңа «Әбрәкәй» пьесасын куячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Татарстанның Минзәлә Татар дәүләт драма театры режиссеры Дамир Сәмерханов Туфан Миңнуллинның беркайчан да сәхнәләштерелмәгән «Әбрәкәй» пьесасын яңа сезонда куям дип белдерде. Бу хакта ул бүген Казанда «Әбрәкәй» пьесасын театраль җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсендә әйтте.

«Бу сатирик әсәр дәүләттәге социаль проблемаларны күтәрә. Туфан Миңнуллин күрәзәче кебек: моннан ун еллар элек язылган пьеса бүгенге көндәге хәлләрне тасвирлый. «Әбрәкәй»не мин бүген үк сәхнәгә куярга әзер», - дип белдерде Дамир Сәмерханов. «Татар-информ»га ул пьесаны яңа сезонда, бәлки ноябрь аенда яки Яңа елдан соң февраль аенда сәхнәгә чыгарырга планлаштыруын әйтте.

«Юмор-сатираны Минзәлә артистлары яхшы тоемлый, алар аны «билдән түбән» дәрәҗәгә төшерми. Бу пьесаны мин бары тик Минзәлә театры артистлары белән генә куячакмын», - дип искәртте режиссер.

«Әбрәкәй» пьесасы 2009 елда язылган. Ул Туфан Миңнуллинның (1935-2012) соңгы әсәрләреннән берсе. Моңа кадәр бер тапкыр да сәхнәләштерелмәгән. Быел драматургның тууына 85 ел тула. Яңа пьесаны җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен үткәрелгән кичә нәкъ шушы датага да багышланды. Аны Туфан Миңнуллин белән «Сәхнә» журналында бергә эшләгән, бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова оештырды.

Әсәрне тыңларга Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеена җыелдылар. Пьесаны драматургның кызы – Әлфия Миңнуллина-Юнысова укыды. Тамашачылар арасында артистлар, театр белгечләре дә бар иде. Төрле сәбәпләр аркасында килеп җитә алмаган кайбер режиссерлар бу пьеса текстын аларга да җибәрергә сораган.



Галерея: Туфан Миңнуллинның Әбрәкәй пьесасын уку
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100