news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Сәлимҗанов эстон милли театры премиясенә дәгъва итә

Театр режиссеры һәм драматург Дамир Сәлимҗанов – татар театрының легендар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы.

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Удмуртиянең “Парафраз” театрының баш режиссеры Дамир Сәлимҗанов Эстониянең баш театр милли премиясенә тәкъдим ителгән. Ул әлеге зур премиягә дәгъва итүче бердәнбер чит ил режиссеры. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә режиссер үзе әйтте.

Театр режиссеры һәм драматург Дамир Сәлимҗанов – татар театрының легендар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы. Ул Удмуртиянең Глазов шәһәрендә “Парафраз” театрын җитәкли. Россиянең һәм чит илләрнең төрле театрларында спектакльләр куя. Быел ул Буа дәүләт сатира театрында да ике спектакль чыгарды. Аның берсе үзе пьесасы буенча куелган “Кияүдәге ялгыз хатын” комедиясе, икенчесе – Вл. Жеребцовның “Урам себеркесе” комедиясе.

Дамир Сәлимҗанов Эстониянең R.A.A.A.M. театрында спектакль куйган. “Мин үзем теләгәнне куйдым. “В доме ночевал бог” дип аталган иске Бразилия пьесасының заманча версиясен язган идем. Алар аны эстон теленә тәрҗемә иттеләр, - диде Дамир Сәлимҗанов. – Спектакль дүрт номинация буенча Эстон милли театр премиясенә дәгъва итә. Театр Бразилиягә гастрольләргә дә чакырулы. Җәй көне барырбыз дип торабыз”.

Мәгълүмат өчен. 2017 елда R.A.A.A.M. театры “Нәүрүз” төрки театрлар фестиваленең махсус кунагы иде. Алар Казанга саха режиссеры Сергей Потапов куйган әсәрне алып килделәр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100