news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Натфуллин: «Туган тел» һәйкәленең авторы тиздән билгеле булачак

Дамир Натфуллин: «Туган тел» һәйкәленең авторы тиздән билгеле булачак
фото: Рамил Гали/архив

Казанда «Туган тел» һәйкәле кую буенча эш алып барыла һәм озакламый җәмәгатьчелеккә аның эскизлары тәкъдим ителәчәк.

«Туган телгә һәйкәл кую тиз генә эшләнә торган эш түгел. Чөнки бу һәйкәлнең мәгънәсе бик тирән», – диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Бу темага ачык бәйге булды һәм ул хәзерге вакытта ике этапны үтте. Безнең өч номинант билгеләнгән һәм аларның берсе һәйкәлнең авторы булачак. Озакламый без сезгә бу мәгълүматны җиткерербез», – диде ул.

Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, эскизларны сайлаганда соңгы сүз җәмәгатьчелек ягыннан булачак. «Чөнки инициатива да җәмәгатьчелекнеке иде», – диде ул.

  • Татарстан Президенты татар зыялылары белән очрашканда, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров «Туган тел»гә һәйкәл кую хыялы турында сөйли. Президент идеяне куәтли. Урыны сайлана. ТР Мәдәният министрлыгы эскизга ябык конкурс игълан итә. Конкурска 12 эскиз тәкъдим ителә. Әмма комиссия утырышында аларның берсе дә сайланмау сәбәпле, конкурс яңадан игълан ителә.
  • Төрле дәрәҗәдәге утырышларда скульптура композициясен күзаллау икегә бүленә. Кем өчендер бу – Тукай шигыренә һәйкәл булса, икенче берәүләр аны барлык туган телләргә һәйкәл итеп күзаллый.
  • «Татар-информ»да бу темага фикер алышу узган иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot