news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Натфуллин Татарстан мәдәният министры урынбасары вазифасыннан китте

Дамир Натфуллин Татарстан мәдәният министры урынбасары вазифасыннан китте
Фото: ТР Мәдәният министрлыгының МАКС мессенжерындагы рәсми каналыннан

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин үз вазифасыннан китте. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендәге ведомство коллективы аңа уртак һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының МАКС мессенжерындагы рәсми каналы.

Ведомство хәбәр иткәнчә, Дамир Натфуллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2006 елда эшли башлаган. 2012 елга кадәр ул ТР Музей фондының музей программалары, мониторинг һәм мәдәни туризм бүлегендә 1 категорияле белгечтән бүлек җитәкчесенә кадәр юл үтә. 2013 елдан 2018 елга кадәр музей эшен үстерү бүлеге башлыгы вазифасын башкара. 2018 елның сентябрендә ТР мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнә.

Фото: © ТР Мәдәният министрлыгының МАКС мессенжерындагы рәсми каналыннан

Шулай ук Дамир Натфуллинның Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры итеп билгеләнүе хәбәр ителә. Коллективка яңа җитәкчене ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте.

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена 20 елын багышлаган Розалия Нургалиева үз теләге белән вазифасыннан китте. Аның казанышларын тану йөзеннән ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Розалия Нургалиевага Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Фото: © ТР Мәдәният министрлыгының МАКС мессенжерындагы рәсми каналыннан

news_right_1
news_right_2
news_bot