Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дамир Натфуллин Əмирхан Еникинең исеме мəңге онытылмас дигəн фикердə
Татарстан Республикасы мəдəният министры урынбасары бөек əдипне искə алу - зур бурычыбыз, дип саный.
(Казан, 12 февраль, "Татар-информ', Зилә Мөбәрәкшина). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар əдибе һəм язучысы Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәсе булып узды.
"Тарихи-мəдəни мирас халкыбызның иң зур байлыгы. Аның үсешенə зур өлеш керткəн Əмирхан Еникине искə алу - зур бурычыбыз.
Кичə рухыбызны саклауга юнəлдерелгəн. Бөек əдибебез - Əмирхан Еники исеме мəңге онтылмас, килəсе гасырларга кадəр дəвам итəр", - дип сөйлəде ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Дамир Натфуллин кичəдə ТР Дəүлəт Киңəшчесе Минтимер Шəймиев һəм Мəдəният министрлыгы исеменнəн чəчəк бəйлəме бүлəк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз