news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Натфуллин: Милли бәйрәмнәрне яктыртканда 10 тапкыр игътибарлырак булырга кирәк

Дамир Натфуллин: Милли бәйрәмнәрне яктыртканда 10 тапкыр игътибарлырак булырга кирәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында уза торган чараларны яктыртканда журналистларга бик игътибарлы булырга кирәклеген әйтте. Журналистлар белән очрашу Казанның Николай Фешин исемендәге сәнгать училищесында узды.

«Этник характердагы чараларны, милли бәйрәмнәрне яктыртканда, гади чараларны яктыртуга караганда 10 тапкыр игътибарлырак булырга кирәк, дип уйлыйм. Мәсәлән, эпитетларны артык кулланмаска, балансны югалтмаска. Быелгы милли бәйрәмнәрне карасак, килеп чыга кебек. Быелгы чаралар чыннан да тирән мәгънәле иде. Бу елда узган милли бәйрәмнәр тәҗрибәсен без, нигез итеп алып, киләчәктә дә кулланырбыз», – диде ул.

Урынбасар чараларны вакытында яктыртуның мөһим булуын ассызыклады. Ул чараларны яктыртуга бәйге ике мисал китерде. «Беренчесе – Әстерхан өлкәсендә узган авыл Сабан туе. Килүчеләр саны буенча бу авыл Сабан туе рекорд куйды. Анда ике ай алдан шәһәрдә афишалар күрдек, массакүләм мәгълүмат чаралары язды. Бу бик зур роль уйнады. Икенче уникаль чара – Болгарда узган «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале. Чараны ике-өч айга алданрак яктырта башлаган булсак, Әстерхандагы рекордны да узар идек, дип уйлыйм», – диде урынбасар.

Ул районнар арасында уза торган бәйгеләрне искә алды. Бәйгеләрнең районнарны берләштерүен ассызыклады.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов журналистларга белемнәрне арттырып торырга кирәклеген искәртте. «Бүгеге көндә мәгълүмат җиткерү – зур җаваплылык. Уйланылмаган сүзләр көтелмәгән нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Берәр темага карата барысын да беләм, дип уйлау хаталы булырга мөмкин, шуның өчен белемнәрне һәрвакыт арттырырга кирәк», – диде ул.

Спикерлар белән очрашу алдыннан училище ректоры Ольга Гыйльметдинова журналистларга яңартылган бинада экскурсия үткәрде.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100