news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Натфуллин: «Казан гастрольләре»нең социаль һәм икътисади файдасы бар

«Казан гастрольләре» проектында Казан һәм шәһәр яны бистәләрендә урнашкан унҗиде мәдәният йорты катнаша. Аларда сигез ай дәвамында уналты дәүләт иҗат колдективы чыгыш ясаячак.

Дамир Натфуллин: «Казан гастрольләре»нең социаль һәм икътисади файдасы бар
Рамил Гали

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Казан гастрольләре» проекты өчен бюджеттан махсус акчалар каралмаган, ләкин ул кечерәк заллы театрлар өчен икътисади файдалы булачак.

«Бу проектның икътисади һәм социаль ягы да бар. Камал театры кебек зур театрлар өчен бу социаль як булса, Кариев театры кебек кечерәк заллы театрлар өчен икътисади ягы да булачак», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Ул Кариев театры залыннан ике тапкырга зуррак заллы Ленин исемендәге мәдәният йортын мисал итеп китерде. «Мондый залда чыгыш ясау аларга икътисади яктан аларга файдага булачак», — диде ул.

«Татарстаннан читтәге театрлар өчен аерым бюджет акчасы каралмаган. Театрларның үз бюджетына 15 процент гастрольләр эшчәнлеге өчен финанслар салына. Алар шул хисаптан эш итәчәкләр», — дип аңлатты ул проектның финанс ягын.

Залларның аренда мәсьәләсенә килгәндә, шәһәр мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов әйтүенчә, төрле технологияләр кулланылырга мөмкин. Һәр очракта да килешү төзелә, ул тамашаны бергәләп үткәрү дип тә, билетны бергә сату да булырга мөмкин.

«Һәрхәлдә бу иҗат коллективлары өчен иң аскы планка булачак», дип ышандырды ул. «Бөтенесен бер рәткә куеп булмый. Безнең 750 урынлы Ленин исемендәге мәдәният сарае да, 150 урынлы Залесный мәдәният йорты да бар», диде Азат Абзалов.

«Казан гастрольләре» проектында Казан һәм шәһәр яны бистәләрендә урнашкан унҗиде мәдәният йорты катнаша. Аларда сигез ай дәвамында уналты дәүләт иҗат коллективы чыгыш ясаячак. Проект кысаларында күрсәтелгән спектакль һәм концертларга билет бәяләре 300 — 500 булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot