news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Натфуллин Гариф Ахуновның 100 еллыгы кичәсендә Арчаны әдәби төбәк, мәккә дип атады

Дамир Натфуллин Гариф Ахуновның 100 еллыгы кичәсендә Арчаны әдәби төбәк, мәккә дип атады
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Арчада узган Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновны искә алу чарасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да чыгыш ясады һәм әдипнең кызы шагыйрә, тәрҗемәче булган Наилә Ахуновага Рәхмәт хатын тапшырды.

«Бик зур горурлык, без бүген шундый тарихи вакыйга шаһитлары булдык, Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган матур чараларга җыелдык. Әлбәттә, күз алдына китерсәк, Гариф Ахуновның иҗаты һәм тормышы тарих белән бәйле. Безнең мохитне, гореф-гадәтләрне саклауга лаеклы өлеш керткән гаять олуг шәхес. Билгеләп үтәргә кирәк, без республикабызда иң әдәби төбәк, мәккә дип тә атыйбыз. Бу зур горурлык та, җаваплылык та. Мин мәдәният министры исеменнән район хакимиятенә рәхмәт сүзләрен ирештерәм. Гариф Ахуновның иҗаты, эшләгән гамәлләре безнең әдәбияттә, тарихта, алтын хәрефләр белән язылган», – дип белдерде ул.

Мәдәнният министрлыгы хәбәр итүенчә, Татар китабы йортында Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган күргәзмә дә бара. Күргәзмәдә Ахуновлар гаиләсенең шәхси архивыннан әйберләр тәкъдим ителә, ди. Ул 11 сентябрьдән алып 12 октябрьгә кадәр дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot