Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дамир Натфуллин: Актанышның «Агыйдел» ансамбле – уникаль иҗат коллективы
Татар дәүләт филармониясендә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан тамашачысы алдында «Үткән юллар, үткән еллар кайтавазы...» дип исемләнгән яңа концерт программасын тәкъдим итте. Концертның беренче бүлегеннән соң Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да чыгыш ясады һәм фикерләрен ирештерде.
«Форсаттан файдаланып, Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Аннары бу матур ансамбльнең концертын оештыруда күрсәткән ярдәм өчен Актаныш районы хакимиятенә, Якташлар җәмгыятенә рәхмәтләремне белдерәсем килә. Елдан-ел программа тагы да ныграк эчтәлекле, күркәм. Актанышның «Агыйдел» ансамбле – уникаль иҗат коллективы! Аның филармониясе Казаннан бик еракта урнашуына карамастан, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган ансамбль бу. Кайчан карама, гел юлдалар. Быел да иң күп гастрольләргә йөргән һәм продуктивлы ансамль булуына иманым камил», – диде Дамир Натфуллин.
Алга таба ул ансамбльдә эшләүчеләрне бүләкләп үтте. Иҗат коллективының балетмейстеры Илдар Хәтмуллинга «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Шулай ук балетмейстер Анна Фасхетдиновага ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. Мәдәният өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен исә ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына да лаек булучылар булды.
- «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле – Татарстан Республикасының иң яхшы профессиональ халык коллективларының берсе. Коллективның репертуарына Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы концерт мәйданнарында ихтыяҗ зур.
-
1990 елда ансамбль Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз