news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Мөхетдинов: Хөсәен Фәезхановның идеяләрен Шиһабетдин Мәрҗани тормышка ашырган

Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗани Хөсәен Фәезханов идеяләренә таянып, мәдрәсә реформасын тормышка ашыра, татар укытучылары мәктәбенә нигез сала.

Дамир Мөхетдинов: Хөсәен Фәезхановның идеяләрен Шиһабетдин Мәрҗани тормышка ашырган
Салават Камалетдинов, архив

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Хөсәен Фәезхановның идеяләрен Шиһабетдин Мәрҗани тормышка ашырганын әйтте.

«Хөсәен Фәезханов XIX гасырда татарлар, Россия мөселманнары системалы кризис кичерүен таныган һәм ул үзенең гомерен шул кризистан чыгуга багышлаган. Һәр татар Фәезхановны белергә, аның хезмәтләре белән таныш булырга тиеш», - диде Дамир Мөхетдинов Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында узган «Фәезханов укулары»нда.

Хөсәен Фәезханов башта мәдрәсәдә имамлыкка укый. Югары дөньяви белеме булмаган килеш, Санкт-Петербург университетының Шәрыкны өйрәнү факультетында эшли башлый һәм шунда күренекле профессорлар, академиклар рәтенә күтәрелә.

Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Хөсәен Фәезхановның иҗатын егерме ел дәвамында өйрәнүен белдерде. Галимнең никадәр дәрәҗәдә киң масштаблы, күренекле шәхес булуын аңлату өчен, ул Фәезхановның вафатыннан соң Шиһабетдин Мәрҗани язып калдырган сүзләрне китерде. «Хәзер безгә белем дәрәҗәсе, эше, зирәклеге, сизгерлеге һәм динилеге белән Хөсәен Фәезхановка тиң кешене кайдан табарга? Андый кеше табылса да, бу бик сирәк күренеш. Ул бик хөрмәтле кеше иде», - дип язган Шиһабетдин Мәрҗани.

«Хөсәен Фәезханов 43 яшендә вафат була. Яшьли үлүе аркасында аның күп хезмәтләре кулъязма рәвешендә, дөнья күрми калган. Фәезхановның фикерләре Мәрҗанинең төп хезмәтләренә кергән. Мәрҗанинең Фәезхановка карата хөрмәтен белә торып, Мәрҗанине плагиатта гаеплисем килми. Ахыр чиктә, идея җиңде», - диде Дамир Мөхетдинов.

Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗани Хөсәен Фәезханов идеяләренә таянып, мәдрәсә реформасын тормышка ашыра, татар укытучылары мәктәбенә нигез сала.

«Тарихта шарт фигыль кулланылмый, ләкин Хөсәен Фәезханов тагын 20 ел – 63 яшенә кадәр генә яшәгән булса да, XIX гасырның бөтен ислам дине галимнәрен күләгәдә калдырган булыр иде. Аның эшкә сәләте искиткеч булган», - диде Дамир Мөхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100