Безнең ил – күп милләтле һәм күп динле. Россиянең хәзерге христианнары, мөселманнары, яһүдләре, буддистлары мәктәп бусагасында мең еллык тарихы булган дини тәңгәллекне «ташлап», уку йортында агностиклар яки атеистларга әверелер дип уйлау мәгънәсез. Укытучыларның укучылардан тәреләрен, кәләпүшләрен, яулыкларын һәм башка дини атрибутларын салдырулары тагын да мәгънәсезрәк булып күренә.
Владимир өлкәсе түрәләренә Россия Конституциясе текстын игътибар белән укырга киңәш итүне урынлы дип саныйм, анда акка кара белән россиялеләрнең Аллаһы Тәгаләгә ышануы турында билгеләнгән. Шулай ук РФ Президентының 2022 елның 9 ноябреннән булган 809нчы номерлы Указы «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләре» белән танышырга киңәш итәм, ди ул.
Җәмәгатьчелекнең Владимир өлкәсендә мәктәпләрдә хиҗабны тыюга карата фикерләрен «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова һәм Гөлүзә Ибраһимова белеште.