news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Мөхетдинов: Шура күпхатынлылыкны рөхсәт итмәде һәм берничек рөхсәт итә дә алмый

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы мөселманнарга нинди шартларда берничә хатын алу рөхсәт ителүе язылган фәтва чыгарды, әмма Генераль прокуратура бу фәтваны, Россия кыйммәтләренә каршы килә, дип таныганнан соң, кире алды. РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов моңа карата үз фикерен белдерде.

Дамир Мөхетдинов: Шура күпхатынлылыкны рөхсәт итмәде һәм берничек рөхсәт итә дә алмый
Фото: «Татар-информ»

«Тема четерекле һәм кешеләрнең шәхси, интим тормышына кагылганга күрә, аны Дәүләт Думасында директив рәвештә закон кабул итү, «тыелган» дип игълан итү аша хәл итү – бөтенләй мөмкин түгел. Без, мәсәлән, депутатларның һәм губернаторларның бертуктаусыз бала табарга өндәүләреннән демографик вазгыятьнең яхшыруын күрмибез.

Шура күпхатынлылыкны рөхсәт итмәде һәм берничек рөхсәт итә дә алмый, чөнки ул инде дөньяви Ибраһим Пәйгамбәр (с.г.в.) диннәренең изге язмаларында законлаштырылган. Ә аларның текстлары, Россия законы нигезендә, хөкем ителми. Киресенчә, фәтва – дини традиция кысаларында дөрес аңланмаган күпхатынлылыкны чикләү омтылышы», – ди ул.

Әлеге фәтвага карата җәмәгатьчелек фикерен «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова белеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100