Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дамир Мөхетдинов Рус православие чиркәве әһелләрен Пасха белән котлады
Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче урынбасары, мөфти Дамир Мөхетдинов Рус православие чиркәве әһелләрен Пасха белән тәбрик итте, бу бәйрәм дин тотучыларның күңелен үзгәртә, дип билгеләп үтте. Котлау сүзләре РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Telegram-каналында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Быел Рус православие чиркәве Пасха бәйрәмен 20 апрельдә билгеләп үтә.
«Пасха бәйрәме - дин тотучы христианнарның күңелен үзгәртә торган игелек һәм яктылык тантанасы. Христианнар өчен шатлыклы бу көннәрдә туганлык хисләремдә ышанычымны яңартам», - диелә мөфтинең котлавында.
«Аллаһы Тәгаләдән Россиянең традицион диннәре арасында урнашкан хезмәттәшлекне хуплавын, безгә тынычлык, үзара аңлашу һәм туганнарча ярату бүләк итүен сорыйм», - диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз