news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Мөхетдинов: Кызганыч, патша Россиясендә кебек хәрби имамнар институты барып чыкмады

Дамир Мөхетдинов: Кызганыч, патша Россиясендә кебек хәрби имамнар институты барып чыкмады
Фото: Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Мәскәү Җәмигъ мәчетендә уза торган VIII корылтайда хәрбиләр тарафыннан имамнарны махсус операциядәге хәрби подразделениеләр штатына кабул итүдә каршылыклар булуын әйтте.

«Кызганыч, патша Россиясе вакытындагы кебек хәрби имамнар институты барып чыкмады. Имамнар арасында хәрби көчләр штатында эшләүчеләр бармак белән генә санарлык. Без Россия православ чиркәвенә күпме штат берәмлеге бирелгәнен беләбез. Кызганыч, хәрби подразделениеләр ягыннан һәрвакытта да аңлау юк», - диде Дамир Мөхетдинов.

Дамир Мөхетдинов әйтүенчә, «Оборона министрлыгы белән хезмәттәшлек мөселманнарның дини теләкләрен тормышка ашыру, рухларын һәм патриотизмын ныгытудан» гыйбарәт. Аның чыгышына караганда, төрле мөфтиятләрнең 500ләп вәкиле волонтер сыйфатында хәрби хәрәкәтләрдән каза күрүчеләргә ярдәм итә.

Имамнар үз теләкләре белән, үз энтузиазмы белән хәрбиләр белән очраша, хәрби ант кабул итүдә, хәрбиләргә дипломнар бирүдә катнаша, диде ул. Әмма, «Ярдәм итүне сорыйлар, әмма безнең хәрби органнарда һәрвакытта да моны кабул итү юк», - диде Мөхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100