news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Мөхетдинов: Терактлар - шайтан коралы

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Төркиядә, Мисырда һәм Сириядә булган терактлар уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов соңгы көннәрдә Төркиядә, Мисырда һәм Сириядә булган терактлар уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде. Кайгынамә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтында урнаштырылган.

“Узган ял көннәре Төркиядән, Мисырдан һәм Сириядән кайгылы хәбәрләр китерде. 2016 елның июлендәге Ураза бәйрәме дә Багдадта һәм Согуд Гарәбстанында масштаблы террактлар белән бозылган иде. Бу юлы террористларның акциясе Мәүлеткә – Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көненә оештырылган инде. Ихластан Мисыр, Сирия, Төркия халкының авыр кайгысын уртаклашам, туганнарча кайгыртуымны җиткерәм”, - диелә кайгынамәдә.

Күпчелек очраклардагы кебек, Мәүлет көнендә терактлар төгәл сугышчан бурыч белән түгел,ә куркыту, җәмгыятьтә паника тудыру максатыннан эшләнгән, диелә документта.

Терактлар – шайтан коралы. Без аңа каршы бөтен кшелекнең бердәмлеген каршы куябыз. Аллаһы Тәгалә безенең сафларыбызны ныгытсын, мөселманнарга хас булмаганча явызлыкны җиңәргә ярдәм итсен иде, диелә кайгынамәдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100