news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Мөхетдинов: Шулкадәр күп мөфтиләр барлыкка килде, Аллаһтан да курыкмыйлар

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары фикеренчә, мөфтиләр саны буенча Россия Гиннесның рекордлар китабына керә ала.

Дамир Мөхетдинов: Шулкадәр күп мөфтиләр барлыкка килде, Аллаһтан да курыкмыйлар
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 февраль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов мөфтиләр саны буенча Россия Гиннесның рекордлар китабына керә ала дип саный. "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында ул Татарстан мөфтиен сайлауга, хиҗап киюгә, Болгар академиясенә карата үз фикерләрен җиткерде.

 -Татарстандагы мөфти сайлаулары альтернативасыз уза. Ни сәбәпле шулай? Сез моны ничек бәялисез?

-Минемчә, бу уставка каршы түгел. Пленумнан моңа карата тәнкыйтьләр юк. Төп мәсьәлә – уставка каршымы, юкмы.

-Ни сәбәпле шушындый вазгыять килеп туды? Камил Сәмигуллинның көчле кандидат булуы сәбәпче булдымы?

-Минемчә, бу безнең дәүләтебездә булган гомуми хәл. Дәүләт үзгәрә бара. Төрле-төрле фикерләрне хәзер кабул итмиләр. Бер уйлауда булуны яраталар. Президент тарафыннан кабул ителгән, Президент тарафыннан бу кандидатка яхшы караш бар.

Татарстанда башка галимнәр бар. Россия, чит ил уку йортларында белем алган кешеләр бар. Телевидение, фейсбук аша аларның фикерләрен күреп торабыз.

Камил Сәмигуллин яшь булса да, укыган галим, дәрәҗәсе зурмы-юкмы, әйтә алмыйм, әмма китап белән шөгыльләнү, шул чараларны яңадан торгызуы кызыклы хәл. Һәрбер яшь кешенең тәҗрибәсе башта зур түгел. Ләкин Камил хәзрәт күп тапкырлар чит илләргә барып, җөмһүрияттә, Россиядә күп кешеләр белән аралаша, аның тәҗрибәсе артачак. Әгәр ул сайланса, киләчәк дүрт елда тагын да күбрәк эшләр алып барыр.

"Безнең белемсез шәкертләр дини галимнәребезне кәфер дип атый"

-Без татарның дини мирасы зур дип горурланабыз. Сез бу галимнәрнең хезмәтләрен ничек бәялисез? Россиянең уку йортларында Баруди һәм башкаларның хезмәтләре өйрәнеләме?

-Иң әүвәл безнең галимнәребез ислам динебезне зур дәрәҗәгә күтәрделәр. Гарәп илләрендә, Пакьстан, Иран булсын, Европа илләрендә булсын - безнең галимнәребез турында ишеткәннәре бар. Аларның кулъязмалары сакланган, алар ул кулъязмаларны бездән дә яхшырак беләләр. Бу безнең кимчелегебез, хатабыз – 25 ел дәвамында ул галимнәребезнең хезмәтләрен күтәрү турында сүз алып бардык, ләкин, минемчә, күп эшли алмадык.

Моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Объектив сәбәпләрен алсак, безнең галимнәребез я гарәп телендә, я борынгы татар телендә язганнар. Шуларны югары сыйфатлы тәрҗемә итүчеләр бик аз. Шуңа күрә күп китаплар чыгара алмадык. Бастырган булсак та, аларны укырга кирәк. Мәрҗани булсын, Курсави булсын – аларның китаплары тирән эчтәлекле. Аларны кем укый ала? Мәдрәсә шәкертләре укый алмый. Кыска, җиңелләрен укый алалар. Ә бу хезмәтләрне аспирантлар, доктор булырга теләүчеләр генә укый ала. Әлбәттә, алар бу китапларны үзләренең дини хезмәтләрендә файдаланалар.

Ләкин безнең галимнәребез космоста булган! Алар киң фикерле. Мәсәлән, Галимҗан Барудиның иң яраткан фәне фәлсәфә булган. Бүген безнең яшьләребездән: “Сезнең фәлсәфәгә нинди караш?” – дип сорасак: “Алар һәрберсе - Ибн Сина булсын, Ибн Рушд булсын һәммәсе кәферләр, имансызлар,” - диярләр.

Безнең галимнәребез Мәрҗани, Курсави, Баруди хәзрәтләре ул галимнәрне яратып укыдылар, тәрҗемә иттеләр. Хәтта Риза хәзрәт Фәрхетдин Ибн Рушдка, Ибн Гарәбигә, Ибн Таймияга багышланган аерым бер китап язган. Ә безнең яшь, белемсез шәкертләребез аларны һәрберсен кәферләр, имансызлар дип әйтә. Ягъни, зур дин галимнәре аларны безнең горурланырлык затлар дип атый, яшь шәкертләр имансызлар, ди.

Бу эволюцион процесс булырга тиеш. аны тиз генә вакыт эчендә кире кайтарып та, аңлап та булмый. Билгеле, хәзергегә караганда әйбәтрәк булсын.

Әлеге вакытта без дин өлкәсендә конкуренция күрәбез. Монда Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Казан, башка илләр катнаша. Галимнәр ничек булса да, китапларны таратырга тырыша.

Хәзер күп китаплар гарәп илләрендә басыла. Үзләре бастыралар, үзләре чыгаралар, тараталар. Без Россиядә ул китаплар буенча хәбәрсез яшибез. Чит илләргә баргач, аларны күрәбез.

"Болгар ислам академиясе Казандагы ике мөселман уку йортына конкуренция тудырмасын иде" 

-Сезнең Болгар академиясенең нинди булачагы турындагы фикерләрегезне дә әйткәнегез бар. Аның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк дигән идегез. Сезнең нинди шикләнүләрегез, яки теләкләрегез бар?

-Безнең Диния нәзарәте исеменнән шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин мөхтәрәм Минтимер Шәриповичка, Татарстан җөмһүрияте Президентына күп шөкерләр, рәхмәтләр белдерде. Чөнки хөкүмәт биналарны, мәчетләрне салдырды. Сәясәтчеләргә нинди дә булса шикаять кылырга сәбәпләр юк. Алар үз тарафларыннан тырышлыкларын, батырлыкларын, гайрәтләрен тулысынча күрсәттеләр. Милләт өчен, дин өчен үз өлешләрен кертергә тырыштылар. Хәтта без алардан мисал алырга тиеш.

Ләкин имамнарыбыз, галимнәребез арасында академиянең нәрсә икәнен тулысынча аңлау юк. Равил хәзрәт үзенең чыгышында билгеләп үткән иде. Дәүләт Президенты Владимир Путин Мәскәү Җәмигъ мәчетен ачкан вакытта әйтте: без Болгарда Россиядәге галимнәребезне әзерләячәкбез. Мөфти хәзрәт, әйдәгез, Президентны яклыйк, аның йөзенә кызыллык китермик, үзебезнең көчебезне, акылыбызны бирик диде.

Үз арабызда сөйләшкәндә сорау туа. Болар академиясендә бакалавриат булса, ул Казандагы ике уку йортына – Казан ислам университетына һәм Россия ислам институтына конкурент булачак. Икәү бар инде, тагын өченчесе була. Димәк, анда бакалавриат булырга тиеш түгел.

Магистратура, аспирантура? Анда аспирантура булса, Россия ислам институтында нәрсә булачак? Анда да магистрлар, аспирантлар булырга тиеш. Чөнки укыту ул йомгак булырга тиеш – бакалавриат, магистратура, аспирантура, аннары кандидатлар, докторлар. Болар һәммәсе институт нигезендә эшләнергә тиешле әйбер. Чөнки академиядә эшли торган шәхесләр алар академиклар үзләре. Докторлар, профессорлар.

Бу уку йорты шәкертләрне әзерләү урынына бармый. Төрле тенденцияләрне хәл итү, Россия мөселманнары, дөнья мөселманнары мәсьәләләрен, христианнар арасындагы мөнәсәбәтләр, динсез кешеләр арасында ничек яшәргә, кулъязмаларны саклау, аларны тәрҗемә итү, нинди дә булса интернет проектлар әзерли торган булса, ул яхшы.

Ә магистрларны, аспирантларны анда үстерү-укыту ул Россия ислам институтына конкурент була. Анда да тулы булмый, монда да төпле булмый. Чөнки шәкертләребез меңләгән түгел, магистратурага керәчәк кешеләр бик аз. Алар арасыннан безгә иң көчлеләрне табарга кирәк. Магистратурага ни өчен баралар? Адәм баласы тормышын фән белән бәйләргә уйлый – я доктор, я кандидат булырмын дип уйлый.

Президент, Минтимер Шәймиев тарафыннан бик күркәм хезмәт, әмма аны эчтәлеген булдырырга кирәк, ул бик кыен.

"Хиҗап - гарәп халкының бер йоласы шәригать канунына әйләнүе шикелле"

-Сезнең Азюрка авылы мәктәбендә килеп чыккан конфликт уңаеннан әйтелгән “хиҗап мәҗбүри түгел” дигән фикерегез төрлечә кабул ителде. Сез үзегезгә карата әйтелгән бу фикерләрне ничек бәялисез?

-Мин тагын да кабатлыйм. Ислам шәригатендә безнең галимнәребез хатын-кызларга хиҗапны кию фарыз дип әйтелде. Муса Ярулла Бигиев әйтә: “Хиҗап дингә бәйләнгән әйбер түгел”. Бу - Муса Ярулланың фикере. Гарәп халкының, фарсыларның булган гадәтләре ислам диненә күчеп, ислам диненең бер йоласы шәригать хөкеме шикелле булды. Ләкин ул диннән түгел, Муса Ярулла Бигиев шуны әйтә. Шуңа күрә безнең дини мәдрәсәләрдә хәтта ислам тарихында беренче булган казыя Мөхлисә Буби хиҗап урынына бер калфак кия иде. Риза хәзрәтнең, башкаларның аңа карата тәнкыйть сүзләре әйткәне юк. Ул дингә сыя торган хәл.

Дәүләт мәктәпләрендә кешене мәҗбүр итеп, хиҗапны салыгыз, киемнәрегезне салыгыз дию ул дөрес түгел. Адәм баласының – мөселманнарның, башка диндәге кешеләрнең хөррият булырга тиеш. Үзенең теләге, фикере, гадәтләре, дине буенча шулай кирәк санаса, Конституция аңа шундый рөхсәт бирә. Ләкин мин хиҗап киям, мин яхшы мөселман, син хиҗап кимисең, син начар мөселман түгел дигән фетнәләр булмасын өчен без дә уйларга тиеш.

"Татарлар арасында мөфтиләр профессорлардан күбрәк"

-Россиядә дүртенче мөфтиятне төзүчеләрне (сүз Әлбир Крганов җитәкчелегендә оештырылган "Россия мөселманнарының дини шурасы" турында бара - ТИ) Сез авыл джентельменнары дип атадыгыз. Ни сәбәпле шулай әйттегез?

-Мин шулай атавымны дәвам итәм. Бу фикерләрне Равил хәзрәт Гайнетдин дә әйтте. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Казанда булганда тагын да катырак әйтте. Мин "джентельмен" дидем, ул "җеннәр" диде. Җеннәр монда катнаштылар, бутадылар диде. Федераль дәрәҗәдә мөфтият ачу ул бәла һәм каза. Төбәкләрдә булган мөфтиятләр инде эшли, аны аңлыйбыз. Әмма безнең Россиядә 25 ел дәвамында өч мөфти дөньяга килде. Уфада, Мәскәүдә, Кавказда. Тагын да бу сандыкны ачсак - дүртенче мөфтият.

Кем соң ул бу дүртенче мөфтине барлыкка китерде? Авылдагы өч мәхәллә. Чувашия авылындагы өч мәхәллә. Мәскәүдән тагын шул ук авыл мәхәлләсе. Себердән ике мәхәллә.

Шулай ук өч мәхәллә алыйк Түбән Новгородтан, бер мәхәллә Мәскәүдән, берне Санкт-Петербургтан, тагын бер федераль мөфтият ачыйк. Әгәр тагын да шулай дәвам итсәк, үзебезнең бердәмлегебезне, безнең милләтебезне, ислам гадәтләребезне юкка чыгарабыз. Без инде Гиннесның рекордлар китабына гариза бирә алабыз. Чөнки Россиядәге кадәр мөфтиләр дөнья йөзендә юк. Йөздән артык мөфти бар. Ахырзаман. Әлбәттә, ул ахырзаман. Чөнки шулкадәр күп мөфтиләр барлыкка килде. Я Алладан курыкмыйлар. Я динне белмиләр. Мөфти икән, мөфти дип үзеңне атадың икән, кыямәт көнендә син җавап бирергә тиеш буласың. Әгәр син мөфти дәрәҗәсендә, “мөфти” дигән абруйлы зур дәрәҗәле сүзнең мәгънәсен беләсең икән, син Алла каршында җавап бирергә тиеш. Чөнки мөфти – фәтвә бирүче. Йөз мөфти! Бездә шуның кадәр профессорлар да юк татарлар арасында! Ә мөфтиләр бар.

"Татар телен мәҗбүри укытсагыз, башка хәл килеп чыгачагын көтегез"

-Җомга намазларының татарча булуы Сездә каршылык тудырмыймы?

-Мин һаман да каршы мәҗбүри булуга. Татар теле, хиҗап мәсьәләләре, башкаларда. Нинди генә мәсьәлә булмасын, мәҗбүри рәвешендә кылына торган әйбер башка бер хәлне тудыра. Сез мәҗбүр итәсез татар телен укытырга - көтегез, башка бер хәл булачак. Мин аңлыйм, татар телен сакларга кирәк, таратырга, вәгазьләр сөйләргә кирәк. Ләкин альтернатива булсын. Шәһәр зур. Мәчетләребез күп. Калсын шундый берничә мәчет. Бәлки бардыр шундый кешеләр – алар үз-үзләрен татар санасалар да, принципиаль рәвештә татар телендә вәгазьләр ишетергә теләмиләр. Аңласам да, урысча сөйләгез, ди. Минемчә, кешегә альтернатива булырга тиеш. Плюрализм булсын. Кем тели – татар телендәге вәгазьләр укылган мәчеткә, кем тели – русча укылганына йөрсен. Булсын гарәп телендәгесе. Ислам, Европа илләрендә андый хәлләрне күрәбез.

"Бар татарлар - пәрәмәчнең ни икәнен белә, әмма ислам дигәне юк"

-Милләт динне саклый аламы? Дин милләтне саклый аламы? Дин телне саклый аламы?

-Шундый фикерләр - дин саклый ала, я милләт саклый ала... Саклый ала Аллаһ Раббыбыз. Коръәндә ул ачыктан ачык әйтелгән. Шундый руслар да бар – алар динебезне саклыйлар. Принципиаль, тирән мәгънәле, биш вакыт намазда, башка гадәтләрне алып баралар. Бар татарлар – татарча сөйләшә, бөтен гадәтләрне белә, пәрәмәч ни икәнлеген белә. Татарчасы бар, ислам дигәне һичбер нәрсәсе юк. Шуңа күрә тегеләй дә, болай да әйтеп булмый. Әгәр Аллаһы Тәгалә һидаят бирсә адәм баласына, ул аны саклый. Ислам дине дә, рухи дине дә, милләт тә Аллаһ тарафында.

Без хезмәтебезне профессиональ алып барырга тиеш. Әгәр син укытучы икән, матур итеп телне укытырга тиеш. Әгәр дә син дин әһеле булсаң, вәгазьләрне, никахларны, дәресләрне матур итеп алып барырга тиеш. Һәрбер кеше үз эшләрен камил, матур итеп кылса, ул гүзәл булачак. Ахыры яхшы булыр.

"Егерме минутлык "Мусульмане" тапшыруын да яптырдык"

-Федераль ислам каналы кирәкме? “Мусульмане” дигән тапшыру ябылуга ничек карыйсыз?

-Без бу мәсьәләне берничә тапкыр ике Президент алдында күтәрдек. Әлбәттә, федераль канал кирәк. Бүген унбиш-егерме минутлык “Мусульмане” дигән тапшыру ябылды. Канал турында уйларга, сөйләргә була, әмма егерме минутлык тапшыруны яптырдык. Ни сөйләргә тагын? Нинди хыяллар сөйләргә? 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100