news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Мөхетдинов Россия хөкүмәте составы үзгәрмәс дип өметләнә

Россия мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Владимир Путинның инаугурациядәге чыгышына бәя бирде.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов хөкүмәт составы үзгәрмәс дип өметләнә. Аның уйлавынча, соңгы 20 ел эчендә халыкның тормышы уңай якка үзгәрүе шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасында катнашкан Дамир хәзрәт Мөхетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде.

“Беренчедән, Президентның чыгышы бик күркәм булды. Владимир Путин киләсе буын, Россия халкы, халыкның тормыш үсеше турында сөйләде. Безнең Россиядә 20 ел элек ни булган, безнең шәһәрләрдә, авылларда, башка сфераларда ни булганын бүгенге көн белән чагыштырып карасаң, аермасы зур. Шуңа күрә Владимир Путинның Президентлыкка тагын бер вакытка килүе – ул халыкның аңа тавыш бирү нәтиҗәсе. Безнең икътисад тарафыннан, сәясәт тарафыннан халыкның тормышы тагын да яхшырак, матуррак булачак. Иң элек без Хөкүмәтнең составы шундый ук булыр дип өмет итәбез. 20 ел эчендә халыкның тормышы уңайланды һәм ул киләчәктә тагын да яхшырачак. Халык Президентка ышана, Президентны хуплый. Шуңа күрә без киләчәгебез якты булыр дип өмет итәбез. Владимир Путин шул турыда сөйләде”, - диде Дамир хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100