news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Мөхетдинов Равил Гайнетдиннең Татарстан Президентына язган хатына аңлатма бирде

Дамир Мөхетдинов Россия мөселманнары Диния нәзарәте белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте арасындагы мөнәсәбәтләрне нормаль күренеш дип атады.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов үзенең җитәкчесе Равил Гайнетдиннең Татарстан Президентына язган ачык хатына аңлатма бирде.

«Гайнетдиннең республика Президенты адресына язган хатын күздә тотып, мөнәсәбәтләрнең киеренкелеген күрмим. Мондый мөнәсәбәтләр һәрвакыт булды һәм бар. Әгәр дә кеше үзенең дин кардәшенә яхшылык тели икән, ул аның йөзенә бәреп әйтә. Равил Гайнетдин шулай эшләде дә. Ул электән Камил хәзрәт Сәмигуллинның үзенә әйтеп килгән хаталары турында язды», — диде Дамир Мөхетдинов Казан федераль университетында журналистлар белән аралашканда.

Дамир Мөхетдинов фикеренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә хат язу республика чәчәк атсын, дин байрагы астындагы экстремизмны, терроризмны киләчәктә булдырмас өчен кирәк булган.

«Равил хәзрәт, Камил хәзрәтнең олы кардәше буларак, багланышларны ничек дөрес алып барырга кирәклеген искәртте», — диде Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары.

Киләчәктә узасы чараларда алар Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашачакларын, тыныч кына аралашачакларын, дога кылачакларын әйтте.

«Бездә килешә алмый торган әйберләр юк. Күпләр үз гаиләләрендә дә ачуланышалар, ләкин бу бит Кыямәт көне дәрәҗәсендә нидер булуы турында сөйләми. Бу аңлау, килешү, тәүбә итү һәм алга таба хәрәкәт итү аша ирешелә торган нормаль мөнәсәбәтләр», — диде Дамир Мөхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100