news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Мөхетдинов: Ни өчен бөтен Россия Федерациясендә рус телен өйрәнү мәҗбүри соң?

Россия мөфтиенең беренче урынбасары фикеренчә, Россия федерация булгач, барлык телләр дә тигез саналырга тиеш.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Мәктәп үзен үстерү өстендә эшләр урынына, тел белән бәйле сәяси мәсьәләгә энергиясен сарыф итә икән, республиканың рус гражданнары да, татарлар, башка милләтләр дә зыян күрәчәк. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов шул фикердә. Бүген ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә татар телен саклап калу әһәмиятенә бәйле фикерләрен җиткерде.

“Телне саклап калуда кызыксынган затлар мөһим булган әйберләрне үлчәүгә салырга тиешләр. Әгәр аларга тыныч тормыш туйдырган, социаль шартлау, конфликт, укытучыларның кыскартылып урамга чыгуларын телиләр икән, шулай дәвам итәчәк... Мин инде танышларымнан күпме укытучы эштән азат ителгәне, сәгатьләре кыскартылганы турында ишетәм. Мәктәп үзен үстерү юнәлешендә эшлисе урынына, шушы сәяси мәсьәләгә энергиясен сарыф итә икән, республиканың рус гражданнары да, татарлар башка милләтләр дә зыян күрәчәк. Без мәктәп көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш дип сөйләргә тиеш. Татар, рус теленнән тыш, безнең мәктәптә башка предметлар да бар, ә без бөтен көчебезне, энергиябезне шушы көрәшкә юнәлдерәбез. Болай барса, министрлык, директорлар, укытучылар мохитендә хафалану, нервлы халәт булачак, укытучыларның көндәлек бурычларын хәл итәргә вакыты калмаячак”, - дип белдерде Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Россия мөфтинең беренче урынбасары фикеренчә, мондый вазгыять аркасында федераль үзәккә ышаныч югалырга мөмкин. “Федераль үзәк Россиянең унитар дәүләт булып калуын тели, дигән фикер туачак. Патша заманында кебек милли республикаларны юкка чыгарырга телиләр, дигән фикер туа. Кешеләрдә Россия Конституциясен үзгәртүгә кадәр дә барып җитәргә мөмкин дигән шик уяна”, - диде Дамир хәзрәт.

Дамир Мөхетдинов бар җирдә дә рус телен мәҗбүри өйрәнүне катгый кую белән дә килешеп бетмәвен әйтте. “Владимир Путинны, башка түрәләрне игътибар белән тыңлаганда, рус теле өйрәнү мәҗбүри, диләр. Миңа бу аңлашылып бетми. Ни өчен бөтен Россия Федерациясендә рус телен өйрәнү мәҗбүри соң? Россия Федерациясе ул – рус халкы дәүләте түгел бит, ул федерация. Анда барлык телләр дә тигез, азсанлы халыкларныкы да, күпсанлы халыкларныкы да. Сайлау алдыннан бу теманы кузгату ник кирәк иде – аңламыйм. Бу мәсьәлә сәяси яссылыкта. Мәсәлән, Владимир Васильевны Дагыстан Республикасы башлыгы вазифаларын үтәүче итеп билгеләү дә сәер. Милли республикада туган телне өйрәнүне тыябыз икән, иртәгә милли республикада, Дагыстан мисалында кебек, шушы милләткә, диннәргә карамаган кешене тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Татарстандагы менә бу сынау бик хәвефле, шөбһәле тоела. Бу хакта тирәннән уйларга кирәк”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100