Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дамир Мөхетдинов: Милләтне аерырга теләүчеләр күркәм нәтиҗәгә ирешә алмаячаклар
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары җанисәп вакытында һәрвакыт татар дип язылганын һәм киләчәктә дә шулай язылачагын әйтте.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов милләтне аерырга теләүчеләр максатларына ирешә алмаячагын әйтте.
«Башкортстандамы, башка җирдәме милләтне аерырга теләүчеләр күркәм нәтиҗәгә ирешә алмаячак. Мондый омтылышлар буш булып калачак», — диде Дамир Мөхетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Күптән түгел матбугатта Башкортстан хөкүмәте үзләренең Балтач районында Мишәр тарихи-мәдәни үзәге булдыру турында карар кабул иткәне турында хәбәр таралган иде. Белгечләр бу адымны татар халкын татарга һәм мишәргә бүлергә тырышу дип кабул итте.
«Мин Түбән Новгородта яшәдем. Бездәге Нижгар мишәрләре татар телендә матур итеп сөйләшә, татар телен мәктәпләрендә укыта. Без бер милләт, татар милләте. Акцентлар гомер буе булган. Хәтта XIX гасырда Шиһабетдин Мәрҗани белән Риза Фәхретдин мишәрләр, типтәрләр, Казан татарлары дип язганнар», — диде Дамир Мөхетдинов.
Дамир Мөхетдинов җанисәп вакытында һәрвакыт татар дип язылганын һәм киләчәктә дә шулай язылачагын әйтте. «Монда бернинди шөбһә юк. Нижгар мишәрләре арасында кем дип язылу турында мәсьәлә тормый. Алланың рәхмәте, без бер-беребезне татар милләте дип саныйбыз, аңлыйбыз һәм шул юнәлештә хезмәт кылабыз», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз