Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дамир Мөхетдинов: Иваново мөфтияте Россия Мөфтиләр шурасыннан чыкмады
Иваново мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин мөстәкыйль эшли башлаячагы хакында белдергән иде.
(Мәскәү, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Россия мөселманнары Диния нәзарәте — Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Иваново мөфтие Фәрит Ляпинның мөфтияттән чыгу турындагы белдерүе юридик һәм рухи яктан дөрес түгел дип әйтте. Бу хакта ул Россия Диния нәзарәте пленумындагы чыгышында сөйләде.
«Ни хокукый, ни рухи яктан бу оешма (Иваново өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте) Россия Диния нәзарәтеннән чыкмады. Чөнки җитди хаталар белән теркәлгән булса да, уставның беренче битендә мөфтинең һәм Диния нәзарәтенең печате тора, ә текстта Иваново өлкәсе Диния нәзарәтенең Россия Диния нәзарәтенә рухи буйсынуы язылган», — диде Дамир Мөхетдинов.
Иваново мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин быел июль аенда Россия Диния нәзарәте составыннан чыгуы хакында белдерде. Ул Мөфтиләр шурасын үз эшләренә тыкшынуда гаепләде, «карарларны үзебез кабул итәргә телибез», дип әйтте.
«Фәрит хаҗи Диния нәзарәтенә яла якса да, без мәсьәләне уртага салып сөйләшү, туганнарча хәл итү тарафдарлары булып калабыз. Мөфти Равил Гайнетдин Фәрит хәзрәтне вазифасыннан алу, алыштыру, оешманы яңадан теркәү юнәлешендә берни дә эшләмәде. Беркем, хәтта Иваново өлкәсенең имам-мөхтәсибе үзе дә Россия Диния нәзарәтеннән чыгуның законсыз, яшерен рәвештә булуын кире какмый», — диде Дамир Мөхетдинов.
Дамир хәзрәт Мөхетдинов Фәрит Ляпинны пленумга чакырып смс язуы хакында әйтте. Аның әйтүенчә, аның бу смс-хатын телеграм каналларга элеп куйганнар. «Аллаһ үзе бәя бирсен», — диде Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз