news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Мөхетдинов испан телендә чыга торган мөселман телепрограммасы өчен интервью бирде

Журналистларны Россиядә яшәүче мөселманнар тормышы кызыксындырды.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Изге Рамазан ае алдыннан Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов TVE каналында испан телендә эфирга чыгучы Мәдинә мөселман телепрограммасына интервью бирде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Журналистларны Россиядә яшәүче мөселманнар тормышы кызыксындырды. Мәзһәбләр һәм мәчетләр, ислам мәгарифе һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте, дәүләт һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр, традицион диннәр бәйләнеше һәм экстремизмга каршы көрәш – интервью барышында әнә шул темалар кузгатылды.

Дамир Мөхетдиновның мөфти шәех Равил Гайнетдин хәер-фатихасы белән Испаниягә оештырылган сәфәре Россия һәм Испаниядә яшәүче мөселманнар арасындагы элемтәләрне, шул исәптән Халыкара мөселман форумын оештыру мәсьәләсендә дә, җанландырудан гыйбарәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot