news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Мөхетдинов: хиҗапны рөхсәт итеп, бик куркыныч механизмны кабызабыз

Россия мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле хиҗапны рөхсәт итү турында сүз барганда атеистларның да хокукларын исәпкә алырга кирәк дип саный.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Россия мөселманнар Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов фикеренчә, хиҗапны канун итеп кабул итү башка мәсьәләләрне - әйтик хәләл туклану проблемасын китереп чыгарырга мөмкин. Дин әһеле бу бик куркынычлы механизмга нигез салырга мөмкин дип саный. Бу хакта ул лента.ру сайтына интервьюсында хәбәр итте.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов интервью барышында проблеманың күп еллардан бирле дәвам итүен әйтә. 

“Дин тотучы гражданнарның хокуклары илебезнең Конституциясенә туры китереп сакланырга тиеш. Бу хакта без әллә ничә тапкыр сөйләдек. Әмма фикер алышканда мин хиҗаб мәсьәләсе артыннан инерция буенча барачак кайбер башка мәсьәләләр турында әйткән иде. Нәтиҗәдә без мәктәпләрнең дөньяви булуына барып терәләбез”,– ди ул.

“Әгәр дә беренче этапта без хиҗабны тиешле итеп кабул итсәк, иртәгә көн тәртибендә мәктәпләрдә мөселманнарны хәләл ризыклар белән альтернатив нигездә тәэмин итү мәсьәләсе килеп чыгуы бик закончалыклы күренеш. Ераграк китеп, Дарвин теориясен өйрәтергә ярыймы, шәригать рәсем, җыр һәм физкультура дәресләрен рөхсәт итәме дип сорарга да мөмкин. Кемдер егетләр һәм кызларны аерым укытуны таләп итәчәк”, – дип аңлатты Дамир хәзрәт.

"Болай итеп, без бик куркыныч механизм кабызабыз. Хөкүмәткә, илебезнең күп милләтлелеген һәм күп динлелеген исәпкә алып, төрле азчылыкларның да, шулай ук Россиядәге күпсанлы атеистларның да хакларын исәпкә алырга кирәк", - ди ул. .

Мәгълүм булганча, Мордовия хакимиятенең Азюрка авылы мәктәбендә мөселман укытучы хатын-кызларның башларына яулык бәйләүне киюне тыярга омтылуыннан соң, Россиядә мөслимәләрнең яулык бәйләү мәсьәләсе кискен булып күтәрелде.

“Әгәр традицион мөселман яулыгына мөнәсәбәте аның бары тик шәхси фикере булса да, министрлыкның рәсми позициясе булмаса да, мондый белдерү – шөбһә уята. Ул шуның белән дини дискриминацияләр тәҗрибәсе аша безнең җәмгыятьтә сәламәт булмаган киеренкелек урнаштырырга һәм күпмилләтле Россия халкының фундаменталь бердәмлеген юк итәргә теләгән маргинал көчләргә ярдәм итә”, – дип искәртте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Бу вазгыятькә карата Россия Мәгариф министры Ольга Васильева да да үз фикерен җиткерде һәм белем бирүнең дөньяви характерда булуын искәртте, шул рәвешчә, яулык бәйләүгә каршы булуын белдерде.

Шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Рөстәм Батров, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, “Ак калфак” Бөтенроссия татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова, ислам белгече Максим Шевченко һәм башкалар үз фикерләре белән уртаклашты.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов Россиянең мөселман дини, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеклесе, Җәмагәть палатасы әгъзасы, Халыкара мөселман форумының җаваплы сәркатибе, Россия мөселманнар Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең имам-мөхтәсибе. Сәясәт фәннәре кандидаты, Хөсәен Фәизханов исемендәге Түбән Новгород ислам институтының ректоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100