news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Мөхетдинов 2016 елда Россия мөселман өммәтендәге югалтуларны барлады

Бу хакта Дамир Мөхетдинов Россия мөселман өммәтендәге еллык нәтиҗәләр турындагы мөрәҗәгатендә әйтте.

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Россия Федерациясе мөселманнарның Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары, сәяси фәннәр кандидаты Дамир Мөхетдинов Россия мөселман өммәтендәге еллык нәтиҗәләр турындагы мөрәҗәгатендә 2016 елда югалтулар булуы турында әйтте һәм аларны барлап чыкты:

Быел 22 апрельдә “Россия өммәтенең берләшеп яшәү символы”, Татарстанда һәм аннан читтә дини өлкәдәге эшчәнлеге белән билгеле булган, гаять зур абруй казанган Рәшидә абыстай Исхакый бакыйлыкка күчте.

Түбән Новгород Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы булган Абдул-Бари Мөслимов 27 апрельдә вафат булды.

7 февральдә Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең II имамы булган Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән меценат шейх Нәҗметдин хәбәрсез югалды. Искәртеп үтик, 2016 елның 7 февралендә Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең II имамы булган Сөләйман хәзрәт Зарипов хәбәрсез югалган. Хәзрәт Мордовиядән Казанга чыгып киткән, ләкин Казанга килеп җитмәгән. Соңгы тапкыр аларның машинасын Буада күргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100