news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Кәримуллин «Казан мотор төзү берләшмәсе»нең директорлар советын җитәкләде

Дамир Кәримуллин «Казан мотор төзү берләшмәсе»нең директорлар советын җитәкләде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дамир Кәримуллин «Казан мотор төзү берләшмәсе»нең директорлар советын җитәкләде, предприятиенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны расладылар.

«Әйе, Дамир Җәүдәт улы «Казан мотор төзү берләшмәсе» АҖ директорлар советын җитәкләде», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Казан мотор төзү берләшмәсендә хәбәр итүләренчә, элегрәк директорлар советы рәисе вазифасын Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев биләгән.

2004 елның июненнән Дамир Кәримуллин – Казан мотор төзү берләшмәсе генераль директоры.

Предприятие сайтындагы мәгълүматларга караганда, Казан мотор төзү берләшмәсе акционерларының чираттан тыш гомуми җыелышы 2026 елның 8 октябрендә узачак. Җыелышта акционерларга Казан мотор төзү берләшмәсе директорлар советының гамәлдәге әгъзалары вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатырга һәм директорлар советының яңа составын сайларга кирәк булачак.

Чираттан тыш җыелышның көн тәртибенә предприятиенең генераль директорын сайлау мәсьәләсе кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot