news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Исхаков: Хөсәен Фәезханов татар тарихы турында күләмле хезмәт язарга теләгәндер

Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов тарихка багышланган күләмле хезмәт язарга җыенгандыр, дип саный. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Ул язган тарихи әсәрләрдән чыгып, Хөсәен Фәезханов татар тарихы буенча бер зур хезмәт язарга уйлагандыр, дип саныйм. Бу эш Казан ханлыгы яки Идел буе татарларының гомуми тарихы булырга тиеш булгандыр. Остазы Шиһабетдин Мәрҗани белән язышкан вакытта андый китапның булмавын әйтә. Аның хезмәте, бәлки, Мәрҗани эшенә охшамаган булыр иде, чөнки ул рус тарихчыларына күбрәк таяныр иде. Мәрҗани тарихны бик җентекле итеп яза, Фәезхановның гомумирәк булырга мөмкин иде. Кызганыч, ул аны эшли алмаган, шактый яшь вакытта үлеп киткән», – диде ул.

  • Тарихчы «Хөсәен Фәезханов һәм Шиһабетдин Мәрҗани - бөек галимнәр, дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләр» дип исемләнгән VIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциянең секция эшендә катнашты. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot