news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков: Казан үзәгендә Сөембикә исемендәге урам булдыру кирәклеге турында әйтелде

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында тарихчы Дамир Исхаков «Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре» дискуссия мәйданчыгы модераторы булган. Секция эшенә нәтиҗә ясап, ул: «Сөембикәгә һәйкәл булмаса да, Казанда аның исемендәге урам булдыру кирәклеге әйтелде», - диде.

«Казанда татар шәхесләренә һәйкәл куюны көчәйтү кирәк дигән фикер әйтелде. Сөембикәне дә Касыймга алып барып куйдык, шуңа күрә, әгәр Сөембикәгә Казанда һәйкәл куеп булмаса, аның исеме белән урам булдыру кирәк дигән фикер булды. Республикада бар андый урамнар. Ләкин Казанда ул үзәк урамда кирәк, диделәр, читтә түгел», - диде Дамир Исхаков.

Ул секция делегатларының тарихи шәхесләр турында дискуссияләр уздыру турында сүз кузгатканнарын да әйтте. «Сөембикә шәхесенә бәяне уйлап бирергә кирәк дигән фикер дә килде, чөнки ул милләт анасы дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхес, аның турында сөйләгәндә, төрле якны уйларга тиешбез», - дип белдерде.

«Теоретик мәсьәләне тикшердек – кем ул шәхес? Телевизордан көн саен чыга торган һәркем шәхес түгел. Тарихка кереп калган шәхесләр бар. Бүген дәүләт түрәләре булган кешеләр дә барысы да милләткә хезмәт итүчеләр түгел дигән фикер дә булды. Тәкъдимнәрнең берсе – татар шәхесләре буенча аерым китаплар булдыру. Беренче чиратта, төбәкләрдә аз яктыртылган шәхесләр. Күп кенә төбәкләрдә күренекле шәхесләр бар, ләкин алар гомуммилли дәрәҗәдә билгеле түгелләр. Татар энциклопедиясенә кермәгән шәхесләр бик күп», - ди Дамир Исхаков.

Ул юкка чыгып бара торган шәхесләргә игътибарны көчәйтү кирәклеген ассызыклады. «Йосыф Акчура, Садри Максудилар читтә калып килә, алар турында сөйләнми. Шәхесләргә багышланган конференцияләр уздырырга мөмкин», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100