news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков: Госманлы нәселенә угызлар түгел, кыпчаклар нигез салган

«Төрекләр белән туганлык электән үк килгән. Тора-бара ул ныгыган», - диде тарихчы.

Дамир Исхаков: Госманлы нәселенә угызлар түгел, кыпчаклар нигез салган
Салават Камалетдинов

Тарих фәннәре докторы, галим Дамир Исхаков Госманлы нәселенә кыпчаклар нигез салган дип саный.

«Госманлы дәүләтенә нигез салучы солтан Госман һәм аның якыннары күпсанлы булмаган. 400 чатыр белән каяндыр килеп чыгып, соңыннан күтәрелгән бер кабилә алар. Ул кабиләнең исеме – Кай. Мин бу мәсьәләне тикшергәч, шундый фикергә килдем: кыпчаклар составында кай кабиләсе булган. Ул борынгы, данлыклы кабилә, Кайбычның исеме дә шуның белән аталган»,- диде ул «Шакир паша эзләреннән» китабын тәкъдим иткәндә.

Тарихчы Госманлы империясен татарлар өчен ят дәүләт булмавын искәртте. «Хәлифәтнең үзәге шунда булган. Шәмаилләрдә Истанбул рәсемнәре төшерелгән, безнең халык ул якларга йөргән. Элемтәдә торганнар», - диде ул.

«Төрекләр белән туганлык электән үк килгән. Тора-бара ул ныгыган, безнең бабалар бу хакта төгәл белмәсәләр дә, бераз чамалаганнар дип уйлыйм. Мәсәлән, төрекләрнең атаклы тарихчысы һәм сәяхәтчесе Әвлия Чәләби XVII гасырда Госманлы нәселенә нигез салучы Госман татар булган, дип язып калдырган. Бабаларыбызның төрле вакытта Төркиягә барып йөрүләренең сәбәбе дә шул булырга мөмкин», - дип аңлатты ул.

Дамир Исхаков фикеренчә, Шакир пашаның Төркиягә күчеп китүе һәм шунда урнашуы – уникаль күренеш түгел. «XVIII гасыр ахырына Төркиядә хәрби училищелар барлыкка килә. Дин сабаклары керсә дә, анда укыту Европа стилендә булган: анда чит телләрне дә, төгәл предметларны да өйрәнгәннәр. Татар язучысы Муса Акъегет шундый училищеда укыткан. Шакир әфәнденең күтәрелеп, соңыннан паша (генерал) дәрәҗәсенә җитүе - уку һәм элемтәләр коруы белән бәйле», - ди ул.

«Татар кешеләре өчен Төркиядә яшәү һәм үсү мөмкинлеге булган. «Шакир паша эзләреннән» китабында без шуның чагылышын күрәбез. Минемчә, бу тема турында язучылар сирәк. Революция вакытында иммиграциягә багышланган язмалар күп, ә менә элегрәк татарларның Төркиягә китеп урнашулары турындагы китаплар юк диярлек. Шушы теманы өйрәнгәндә алга таба ачышлар да булырга мөмкин», - диде галим.

Дамир Исхаков Төркиянең Конья шәһәрендә җирләнгән фарсы шагыйре Җәлалетдин Руминың да кыпчак булуын әйтте. «Әмма бик сирәк кеше генә бу хакта белә: Җәлалетдин Руми һәм аның тарафдарлары чыгышлары белән Урта Азиядән. Алар чынлыкта угыз түгел, ә кыпчак булганнар. Харәзм шәһәрләрендә электән үк кыпчакларның башында татарлар торган. Шуңа күрә алар безгә туганнар», - диде ул.

Аның әйтүенчә, бу туганлык хәзергә кадәр сакланган. «Себер татарларында кайбер урыннарда Җәлалетдин Руминың кабере бар дип саныйлар, чөнки элек шундый гадәт булган: Руми күмелгән урында туфракны алганнар да, башка җиргә алып киткәннәр һәм аның рухы шунда күчә дип уйлаганнар», - ди тарихчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100