news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков татар зыялыларын бер-берсенә “чын дөреслекне җиткерергә” чакырды

Тарихчы фикеренчә, татар интеллигенциясе бер-берсе белән үзара аралашмый.

Дамир Исхаков татар зыялыларын бер-берсенә “чын дөреслекне җиткерергә” чакырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков татар зыялыларын бер-берсенә “чын дөреслекне җиткерергә” чакырды. Ул бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында оештырылган “Ирек мәйданы” бәхәс клубының икенче утырышында әйтте.

“Хәзер начальство тирәсендә күбрәк шома егетләр һәм кызлар йөри. Аларга теләсә нинди сәясәт тә ярый, нәрсә әйтсәләр - шуны эшлиләр. Чын дөреслекне чыгарып салырга я куркалар, я теләмиләр. Ә безгә үзебезнең эчтә булса да аралашып, чын дөреслекне бер-беребезгә җиткерергә кирәк. Шул вакытта гына бездә ниндидер өмет булырга мөмкин үзебезнең алдагы тормыш турында”, - диде ул.

Тарихчы татар интеллигенциясенең үзара аралашмавына борчылуын әйтте. “Минем үземең шәхси күзәтүләрем буенча татарларга үзара аралашу җитми. Бигрәк тә интеллектуаль катлам бер-берсе белән аралашмый”, - диде ул.

Тарихчы фикеренчә, матбугат чараларында "әллә нәрсә сөйләп булмый, ә күп нәрсә сөйләп булмагач, аралашуның бик файдасы да булып чыкмый, шуңа күрә кеше андый урыннарга йөрми дә башлый". Ул фикер клубында эчке демократия барлыгын әйтте. "Шуннан файдаланып, без үзара сөйләшергә өйрәнсәк, яхшы булыр иде. Үзара булса да аралашсак кына алдагы тормышыбызга  ниндидер өмет булырга мөмкин”, - диде ул.

Дамир Исхаков, фикер клубында аралашып, “экспертлар” дип аталырлык төркемне булдыру мөмкинлеген әйтте. “Экспертлар ул галимнәр генә түгел бит инде, анда зыялылар да керә, кемнең башында фикерләр бар, алар барысы да эксперт була алалар”, - диде ул.

“Татар стратегиясен эшләгән вакытта да безнең интеллектуаль кешеләр әллә нәрсә зур түгел. Һәм аларның барысын да тупламасаң, без яхшы фикерләрне, файдалы фикерләрне тудыра да алмаячакбыз”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100