news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Исхаков: Татар телен белгән галимнәр юк диярлек

Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Гамәл стратегиясендә академик фән роленә багышланган утырыш узды.

Дамир Исхаков: Татар телен белгән галимнәр юк диярлек
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татар телен белгән галимнәр юк диярлек. «Туган җир» журналы баш редакторы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бу мәсьәләне Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татарлар: Гамәл стратегиясе»ндә гуманитар фәннәр киләчәге» темасына түгәрәк өстәлдә күтәрде.

«Гуманитар галимнәр пропаганда эше белән шөгыльләнсен иде. Ләкин тел проблемасы бар. Мин соңгы берничә айда ТНВда фильмнар булдыру белән шөгыльләндем. Кызганыч, татар телен белгән галимнәр юк диярлек. Телевидениедә үз темасын аңлаешлы итеп татарча сөйли алучы юк», — диде Дамир Исхаков.

Галим кабул ителгән татар халкының үсеш стратегиясенә карата да фикерен җиткерде. Ул үзенең чын стратегияне әзерләү эшен дәвам иттерергә, ләкин башта экспертлар советын әзерләргә тәкъдим иткәнен әйтте. «Фәннәр академиясенә генә йөкләү дөрес эш булмады», — диде. Аның фикеренчә, экспертлар советына Татарстанның төрле учреждениеләреннән генә түгел, башка төбәкләрдән дә вәкилләр кертеп булыр иде.

«Уңышсыз булу сәбәпләре арасында 20 гасыр тарихына анализ начар булуны атап була. Татарлар тарихының җиденче томында да милли хәрәкәтләр турында тирән мәгълүмат юк», — диде. Дамир Исхаков татар телен саклау комиссиясе дә оештырылганын искәртте, тик эш уңышлы барсын өчен, ТАССР тарихында татарлар тәҗрибәсен өйрәнү әһәмиятен әйтте.

Галим Татарстанда федерализм буенча бер белгеч тә булмавын әйтте. «Без федерализм өлкәсендәге хәлләрне бер дә өйрәнмибез. Төбәкләрдә татарларның социологиясен өйрәнү юк. Без Самара, Саратов өлкәсендә, Мәскәү татарларында нәрсәләр барганын белмибез. Билгеле, бу акча сорый. Кызганыч, Фәннәр академиясе фәнни тикшеренүләр процессын контрольдә тотмый», — диде. 

Дамир Исхаков социологик сораштыру арзан булмавын, кирәкле акчалар бүленмәвен әйтте. «Тикшеренүләр яхшы барсын өчен, карашларны үзгәртергә кирәк. Без элементар статистиканы да белмибез. Чынлыкта күпме татар мәктәбе икәнен дә беркем белми. Татар мәктәбе саналса да, предметларның ун проценты гына татарча укытыла. Нәрсәдер эшләгәнче реаль статистика кирәк», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot