news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков: Татар мәктәпләрендә белем бирү сыйфаты түбән

Профессор фикеренчә, бу проблеманы хәл итү өчен, махсус дәүләт сәясәте булдыру кирәк.

 (Казан, 1 май, “Татар-информ”, Рәмзия Закирова). “Кызганыч, соңгы елларда татар мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия бирү сыйфаты белән бәйле проблема аеруча актуальләште. Мәсәлән, республикада татар-төрек лицейлары эшләгән чакта әлеге уку йортларында бер урынга 20-24 кеше дәгъва итә иде. Чөнки сыйфат яхшы иде. Ә хәзер исә баласын татар мәктәпләренә бирергә теләүче ата-аналар юк дәрәҗәсендә, һәм бу нәкъ менә белем бирү сыйфаты белән бәйле", - дип саный тарих фәннәре докторы, профессор, этнолог Дамир Исхаков. Бу хакта ул  “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде.

Дамир Исхаков фикеренчә, төп мәсьәлә – татар мәктәпләренең үзенчәлеге булмауда. Аларда белем бирү сыйфатын күтәрү җиңел түгел, дип саный профессор. "Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, махсус дәүләт сәясәте булу кирәк. Ә бездә ул юк. Беренче чиратта, сыйфатлы мөгаллимнәр тәрбияләү сорала. Ә бездә исә педагог булырга “теләүчеләрнең” күбесе – башка уку йортына керә алмаучылар”, - дигән фикер әйтте галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100