news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков төбәкчеләргә үзләре белгәнне экскурсоводларга сөйләргә кушты

Бүген төбәк тарихын өйрәнүчеләр Томск шәһәренә Россия күләмендәге форумга җыелды.

Дамир Исхаков төбәкчеләргә үзләре белгәнне экскурсоводларга сөйләргә кушты
Салават Камалетдинов/архив

(Томск, 12 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Төбәк тарихын өйрәнүчеләргә үз хезмәтләрен экскурсоводларга җиткерә белергә өйрәнергә кирәк. Бүген Томскида уза торган татар төбәкчеләре форумында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков шундый бурыч куйды.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр күп кенә кызыклы фактларны, тарихи урыннар, объектлар турында мәгълүмат туплый. "Аларны танытырга, мәкаләләр язу, кешеләргә җиткерү, экскурсоводлар белән эшләү кирәк", - диде "Туган җир" журналы баш мөхәррире.

Əлеге журнал Бөтендөнья татар конгрессы карамагындагы Татарстанның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте тарафыннан нәшер ителә. Дамир Исхаков журналда яңа рубрика ачылачагын хәбәр итте. Ул - "Шәһәр татарлары: формалашу тарихы һәм көнкүреш рәвеше" дип атала.

"Без моңа кадәр ешрак татар авылларын өйрәндек, татарларның шәһәр тормышы да игътибар таләп итә. Татар халкы дәүләтчелеген югалткач, нәселдән-нәселгә, гасырдан гасырга борынгы шәһәр мәдәниятен калалардагы Татар бистәләре тапшырып һәм саклап барган", - диде галим.

Томскида үтә торган Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының ике көнлек программасы бу юлы Татар бистәләре тарихына багышлана. Дамир Исхаков Россия шәһәрләрендә электән егермеләп Татар бистәсе булганын әйтә. Казан галиме Айрат Фәйзрахманов дөнья буенча санаганда, аларның саны иллегә җитә, дип искәртте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100