news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков төбәк тарихын язучылар арасында конкурсны гамәлгә кертүне тәкъдим итте

Галим конкурска кабул ителгән кулъязмаларның мәгълүмати базада калачагын билгеләп узды.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Туган җир" журналы баш мөхәррире, Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе урынбасары Дамир Исхаков төбәк тарихы буенча иң яхшы хезмәткәрне ачыклау буенча еллык конкурсны гамәлгә кертү кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул "Казан" милли-мәдәни үзәгендә II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышында белдерде.

Бәйге турында идеяне зал алкышлар белән хуплады. "5 млн сумнан да ким булмасын иде, грант яхшы булырга тиеш", - дип белдерде Дамир Исхаков.

"Әгәр дә конкурска уннарча кулъязма керсә, алар безнең мәгълүмати базада калачак. Барыгыз да беләсез: кулъязмаларның күбесе чыкмыйча ята, кулъязмалар язылган, китаплары юк әле. Язучыларның шактый өлеше өлкән яшьтәге шәхесләр. Алар киткән саен кулъязма югалырга мөмкин. Конкурска җибәреп, без аларны монда саклыйбыз һәм туплыйбыз. Ул безнең өчен мәгълүмати база була. Шуңа күрә бу конкурс шушы яктан да кирәк", - диде Дамир Исхаков. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100