news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков: Себер татарлары тарихына багышланган хезмәтләр күбрәк чыга башлаган

“Себер татарлары тарихы бердәм тарих итеп каралган”, Төмән һәм Себер ханлыгы тарихына багышланган хезмәт дөнья күргән.

Дамир Исхаков: Себер татарлары тарихына багышланган хезмәтләр күбрәк чыга башлаган
соцсети

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Венера Вәлиева). Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков әйтүенчә, “себер татарлары тарихы бердәм тарих итеп каралган”, Төмән һәм Себер ханлыгы тарихына багышланган “Тюменское и Сибирское ханство” дигән хезмәт дөнья күрде. “Әлеге монографиянең әһәмиятлеге иң беренче чиратта шунда: себер татарлары тарихы бердәм тарих итеп каралган”, - диде галим. “Бу үзенә күрә региональ кысада эшләнгән татар тарихы”, - дип билгеләп үтте Дамир Исхаков “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Әлеге китапта Себер ханлыгы тарихы гомумтатар тарихына бәйле итеп каралуы да мөһим. Ягъни себер татарлары бөтен татар дөньясыннан аерып чыгарып карау юк. Хезмәттә Себер татарлары тарихы белән шөгыльләнгән Казан галимнәре әзерләгән материаллар урын алган, шулай ук бу монографияне әзерләүгә читтән галимнәр дә тартылган”, - дип сөйләде тарих фәннәре докторы.

Галим сүзләренчә, бүгенге көндә башка төбәк татарлары белән чагыштырганда, себер татарлары тарихы буенча хезмәтләр күбрәк чыга. “Соңгы 10-15 ел эчендә себер татарлары буенча күп кенә әһәмиятле хезмәтләр чыкты. Ул хезмәтләрнең күпчелеге Татарстанның фәннәр академиясендә эшләүче галимнәр тарафыннан Казанда формалаштырылды”, - диде Дамир Исхаков. Мисалга, галим “История и культура татар Западной Сибири” саллы хезмәтне дә атады. Әлеге хезмәтне интернет челтәрендә дә табарга мөмкин.

“Себер татарлары тарихы буенча мәктәп балалары өчен дә китап чыкты. Бу китап Себер мәктәпләрендә таратылды. Этнология буенча да, себер татарлары тарихы буенча күп кенә хезмәтләр чыгарылды. Кайбер җыентыклар Казанда түгел, Тобольск шәһәрендә формалыштырылды. Мәскәүдә дә хезмәтләр чыга”, - дип билгеләп үтте галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100