news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Исхаков: Сөембикәне сатып җибәргәннәр дигән сүз дөреслеккә туры килми

Тарихчы фикеренчә, Казан ханлыгы җитәкчеләренең Ханбикәне биреп җибәрүе сәяси адым булган.

Дамир Исхаков: Сөембикәне сатып җибәргәннәр дигән сүз дөреслеккә туры килми
Рамиль Гали

(Казан, 2 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, публицистикада һәм социаль челтәрләрдә булган "Сөембикә Ханбикәне сатып җибәргәннәр" дигән сүз дөреслеккә туры килми. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгына интервьюда әйтте.

“Сөембикәне сатып җибәрделәр дигән сүз - дөрес әйбер түгел. Бу сугыш булмасын өчен эшләнгән бер адым булган. Әгәр дә Сөембикәне Казаннан җибәрмәгән булсалар, мәскәүлеләр сугышны бәлки алданрак башлап җибәргән булырлар иде”, - диде тарихчы.

Дамир Исхаков әйтүенчә, Мәскәү кенәзлеге Сөембикәне бирүне ультиматум итеп куя. “Сөембикәне бирү капитуляция түгел, бу сәяси вәзгыятьтә хәрәкәт итүнең бер ысулы. Руслар кулында көч күпкә артыграк була. Казандагы татарлар, затлы татарлар әгәр дә Сөембикәне җибәрсәк, руслар бәлки һөҗүм итмәс, дип уйлый. Сәяси адым була бу”, - диде ул.

Тарихчы әйтүенчә, Мәскәү кенәзлеге өчен Сөембикәнең Казаннан китүе кирәк була. Чөнки аның улы Үтәмешгәрәй – Кырым ханнарыннан булган Сафагәрәйнең улы. Ә Сөембикә үзе – Нугай Урдасы бие Йосыфның кызы. Мәскәү Казанны яулап алуны планлаштыра, шул сәбәпле, Кырым ханлыгының да, Нугай Урдасының да Казанга ярдәм итмәвенә ирешергә кирәк була.

“Сөембикәне биреп җибәрү сәяси адым булган. Ләкин Казан татарларының планнары чынга ашмый. Бу Казан татарларының, монда утыручы затлы татарларның сәяси ялгышы булып чыга. Аларның планнары барып чыкмауда алар үзләре гаепле инде чынлыкта”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot