news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков: Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан икътисади үсеш темпын алды

Татарстан Президенты ун ел җитәкчелек итү барышында республика социаль өлкәдә һәм икътисадта уңышларга иреште.

Дамир Исхаков: Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан икътисади үсеш темпын алды
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Рөстәм Миңнеханов ун ел Татарстан Президенты булып тора һәм бу вакыт эчендә республика икътисади һәм социаль өлкәләрдә шактый уңышларга иреште. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков шундый фикер белән уртаклашты.

«Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның ун ел дәвамындагы Президент эшчәнлеге зур казанышларга китерде — республика икътисади һәм социаль үсеш темпын алды», — диде Исхаков.

Бу елларда «Яңарыш» фондының Татарстан Президенты ярдәме белән алып барылган эшчәнлеге матди мәдәниятнең мөһим һәйкәлләрен саклап калырга мөмкинлек бирде, дип саный эксперт.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасын 2010 елның 25 мартыннан җитәкли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100