news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков: Коръәннең өчтән бер өлеше — тарих

«Тарихтагы нечкәлекләрне аңламаганда, Ислам диненең нигезләрен дә аңлап булмый», - ди этнограф, тарихчы Дамир Исхаков.

Дамир Исхаков: Коръәннең өчтән бер өлеше — тарих
Солтан Исхаков

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Коръәннең өчтән бер өлеше — тарих, дип саный Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.

«Мәскәүдә яшәүче гарәп галиме: „Коръәнне аңлау өчен башта 24 томлык әсәр укырга кирәк“, — дип әйткән иде. Анда тарих та булырга тиеш. Чөнки чынлыкта Коръәннең өчтән бер өлеше — тарих. Тарихтагы нечкәлекләрне аңламаганда, Ислам диненең нигезләрен дә аңлап булмый», — диде ул «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» китабының икенче томын тәкъдим итүдә.

Дамир Исхаков сүзләренчә, Мөхәммәд пәйгамбәр тормышына багышланган китап тарихтагы вакыйгаларны аңларга ярдәм итә.

«Мәдәниятле кеше үзенең борынгы тарихына күз салырга тиеш. Ә Ислам цивилизациясенең башы пәйгамбәребез белән бәйле. Бу китап үзебезнең туган телдә тарихтагы шушы нечкәлекләрне, Ислам цивилизациясендәге урыныбызны аңларга мөмкинлек бирә», — дип сөйләде тарихчы.



Галерея: Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына багышланган китап турында матбугат конференциясе
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100