news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Исхаков китапларны татар авылларына таратуда ярдәм сорады

«Кемнең авылларда туганнары, танышлары бар, сезнең аркылы да таратырга әзер. Безгә ярдәм кирәк», — дип мөрәҗәгать итте ул Милли шура утырышында.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Тарихчы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының Аналитика һәм мониторинг төркеме җитәкчесе Дамир Исхаков хезмәтләрне татар авылларына таратуда ярдәм сорады.

«Башкарган эшләрне тарату мәсьәләсе бар. „Татары Башкортостана. История и современность“ дигән брошюра чыгардык. Тиражы 7500. Иң зур проблема — һәр татар авылына ничек җиткерергә. Кызганыч, бу безнең өчен авыр проблема булып чыкты. Кемнең авылларда туганнары, танышлары бар, сезнең аркылы да таратырга әзер. Безгә ярдәм кирәк», — дип мөрәҗәгать итте ул Милли шура утырышында.

Ул китап чыгару эшенең мөһимлеген искәртте. «ИЯЛИ чыгарган китапларның берсе дә искермәде, алар фундаменталь нигезләнгән, китапларны яңадан чыгарырга һәм халыкка таратырга кирәк», — дип белдерде Дамир Исхаков.

Галим видеороликлар төшерү эше турында да сөйләде. «Яшьләр телевидение карамый, шуңа күрә бер серия видеороликлар төшерергә уйладык. Татарстан җитәкчелегенә бу тәкъдимнәрне җиткереп, ярдәм алып, узган ел азагында төзегән план нигезендә, 40 видеоролик эшләргә тиеш идек. Уңышлы рәвештә 26 ролик эшләнде, 23е куелган», — диде.

Эшче төркем җитәкчесе видоероликларда катлаулы мәсьәләләргә, бигрәк тә, Урал буе һәм Башкортстанга өстенлек бирелгәнен әйтте. «Анда дискуссион мәсьәләләр күп, теге яктан политтехнологлар эш алып бара. Хәтта соңгы вакытта мишәрләр башка халык икән дип чыгардылар, татарны таркату эшен алып баралар», — дип белдерде.

Дамир Исхаков узган елның беренче яртысында ТНВ телеканалында татар тарихы буенча 24 тапшыру чыкканын да әйтеп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot