news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков Казан ханы Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл кую кирәклеген әйтте

Тарих фәннәре докторы фикеренчә, әгәр Татарстан дәүләтчелеген ныгытырга уйласак, бу шәхес онытылырга тиеш түгел.

Дамир Исхаков Казан ханы Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл кую кирәклеген әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессындагы “Ирек мәйданы” бәхәс клубын оештыручысы һәм модераторы Дамир Исхаков Казанда Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл кую кирәклеген әйтте. Бу хакта ул клубның тарихи әсәрләргә багышланган икенче утырышында белдерде.

“Әгәр дә Татарстан дәүләтчелеген чынлап та ныгытырга уйлыйбыз икән, бу яктан бу шәхесне берничек тә оныта алмыйбыз. Татарстан Республикасы каян килеп чыккан? Шуннан (Казан ханлыгы чорыннын - ТИ) башланган”, - диде Дамир Исхаков.

Клуб утырышында сүз беренче итеп “Олуг Мөхәммәд” әсәрен язган Марат Әмирхановка бирелде. Ул китабы һәм Казан ханлыгын оештырган Олуг Мөхәммәд турында сөйләгәннән соң, Дамир Исхаков бу тарихи шәхеснең исемен мәңгеләштерү кирәклеге турында чыгыш ясады. Дамир Исхаков әйтүенчә, Олуг Мөхәммәд һәйкәленең әзерләнгән өч макеты бар.

“Казанда куярга уйлаганнары юк. Димәк, ул шәхеснең кем икәнен аңламыйлар, я артык яхшы аңлыйлар. Бу - Алтын Урданың соңгы ханы һәм Казан ханлыгының беренче ханы булып чыга инде. Бик әһәмиятле сәяси фигура”, - диде Дамир Исхаков.

Язучы Марат Әмирханов Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл хәзер Мулланур Вахитовка куелган һәйкәл урынында булырга тиеш дигән фикерләр булуын әйтте. “Дөрес инде ул. Бөтен төрки илләрдә дә атка атланган шәхесләрнең скульптуралары бар. Бездә аның булмавы бик сәер билгеле. Без нинди татар инде атка атланган бер һәйкәл дә булмагач”, - дип риторик сорау бирде Дамир Исхаков.

  • Олуг (Олы) Мөхәммәд хан (1405—1445) — Алтын Урда (1436 елгача), Кырым (1437) һәм Казан(1438—1445) ханы. Казан ханлыгына нигез салучы (1438), Касыйм ханлыгына да нигез салуга өлеш кертә. 1437 елда Биләү (Белев) шәһәре янында Мәскәүнең Бөек кенәзе Василий II Тёмный гаскәрләрен җиңә. 2017 елда Олуг Мөхәммәд ханның улы Мәхмүт ханның җәсады Казан Кремлендә җирләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100