news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков галим Нияз Халит турында: Туры сүзе аркасында башына күп бәла килде

"Архитектура белгече Нияз Халит татар архитектурасына иң зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе", - дип саный тарихчы.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының Этнология мониторингы үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор Дамир Исхаков галим Нияз Халитны батыр, үз сүзен әйтә белгән шәхес иде, дип саный.

“Нияз Халитов үзенең фамилиясен кыскартып, Нияз Халит дип йөртергә ярата иде. Ул зур эшләр башкарды, чөнки Казан архитекторлары арасында милли юнәлешне, бигрәк тә тарихи ракурста тотучылар аз иде. Ниязның төп эшләгән эше, безнең сакланып калмаган күп санлы архитектура һәйкәлләрен барлап, шулар нигезендә фәнни яктан милли юнәлешне билгеләү булды. Бу җиңел эш түгел. Нияз алдыннан бу эш белән, бәлки, бер генә шәхес шөгыльләнгәндер, ул да булса Сәяр Айдаров әфәнде. Нияз Халит шактый күп фәнни-тикшеренү хезмәтләре язды һәм бастырды. Аның милли архитектураны барлауда өлеше зур булды дип саныйм. Бәлки бу өлкәдә иң күп эшләүчеләрнең берсе булгандыр. Аның өлеше фәнгә кереп калды. Аның хезмәтләре алга таба халыкка, архитекторларга да кирәк булачак, чөнки милли архитектура – катлаулы шөгыль. Аны җиңел генә башкарып чыгып булмый, бары тик фәнни эшләргә нигезләнеп кенә башкарып чыгып була”, - дип сөйләде Дамир Исхаков.

“Милли юнәлештә үзен батыр тотты. Кирәк вакытта милли мәнфәгатьләрне яклап сүзен әйбәтләп әйтә белә иде. Шушы сыйфаты аркасында башына бәлаләр дә килеп торды. Бәйсез, ирекле шәхес иде. Һәрвакытта да фикерләрен формалаштырып, демократик рухта әйтә белә иде. Нияз безнең хәтердә галим, куркуны белми торган милләт вәкиле буларак сакланачак”, - диде тарихчы.

Дамир Исхаков “Татар-информ” хәбәрчесенең: “Нияз Халитның дәвамчылары бар идеме?” - дигән соравына төгәл исемнәрне мисалга китерә алмады.

“Төгәл генә әйтә алмыйм. Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укыткач, аның шәкертләре булгандыр да, ләкин ул күбрәк үзе генә хәрәкәт итүче шәхес иде. Аның шундый үзенчәлеге бар иде. Мин андый кешеләрне “ялгыз дала бүресе”, дип йөртәм. Ул да шулар рәтенә керә торган шәхес”, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 8 август көнне Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, архитектор Нияз Халит авырудан вафат булды. 9 августта ул Казанның Киндерле бистәсе зиратында җирләнде. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100