Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дамир Исхаков: Башкортстанның көнбатышы барыбер татар дөньясы булып калачак
«Безгә күбрәк үзебезнең мәнфәгатьләрне яклый белү зарур», — диде тарихчы.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков фикеренчә, Башкортстанның көнбатыш өлеше татар дөньясы булып калачак.
«1920 елда татар-башкорт республикасын төзергә йөргәннәр хәзерге Башкортстанның көнбатышын кушырга уйлаган. Андагы башкорт дип аталучы кешеләрнең барысы да татар милләте эчендә яши. Башкортлар аларны кире кайтарырга җыена. Минемчә, кайтара алмаслар. Ул барыбер татар дөньясы булачак. Татар дөньясында калсын өчен, үзебезгә дә тырышырга кирәк», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Дамир Исхаков Башкортстанда татарлар һәм татар халкы белән бик нык береккән татар телле башкортлар барлыгын әйтте. «Алар икесе бергә 1,5 млн чамасы халык. Күптән түгел дустым, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллинның биргән әңгәмәсе дә чыкты. „Башкорт булсам да, җанисәптә татар булып яздырдым“, — диде ул. Алар татар телле, татар мәдәниятле, катнаш гаиләләрдә тора», — диде тарихчы.
«Җанисәп тәмамлангач, Башкортстандагы сәяси мәсьәләләр дә бетә, дигән ялгыш караш бар. Бу мәсьәләнең күптәннән барлыкка килгәнен белергә кирәк, ул иртәгә генә бетә торган нәрсә түгел. Безгә күбрәк үзебезнең мәнфәгатьләрне яклый белү зарур», — ди Дамир Исхаков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз