Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дамир Исхаков: Башкортстандагы сәясәт башкортларның үзләре өчен отышлы түгел
«Башкортларда руслаштыру процессы тизрәк бара», - ди тарихчы галим.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Заһидуллина). Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Дамир Исхаков сүзләренчә, башкортларда руслаштыру процессы тизрәк бара һәм хәзерге көндә республикадагы сәясәт башкортларның үзләре өчен отышлы түгел
«Моның беренче сәбәбе — аларның саны әзрәк. Башкортлар нәтиҗәле мәктәп системасы булдыра алмады. Татарстандагы мәктәп системасы нәтиҗәлерәк иде. Башкортлар күпләп шәһәрләргә күчә башлагач, руслашу процессы көчәйде. Алар күпчелек авылда яши иде, соңгы 30 елда гына ныклап шәһәргә күчәргә тотындылар», — диде Дамир Исхаков «Интертат»ка биргән интервьюсында.
Ул башкорт халкында демографик яктан тискәре тенденция баруын, хәлләре татарларга караганда начаррак булуын да искәртте. «Башкорт телле башкортлар 15 проценттан артмыйдыр. Алар күрсәткән 24 процент исә татар телле башкортларны кушсаң гына килеп чыга. Шуңа күрә Башкортстанның сәясәт белгечләре көнбатыштагы татар телле төркемнәрне башкорт итеп теркәргә булды һәм бик каты „сугыш“ ачты», — ди ул.
Дамир Исхаков сүзләренчә, татар галимнәре фәнни яктан үз сүзен раслаган. «Башкорт сәясәтчеләренең фәнни позициясен җимердек. Хәзер аларның пропагандалау ысулы гына калды. Төрле пропаганда юллары белән башкортлар санын күбәйтергә тырышалар», — диде галим.
Ул Башкортстандагы кабиләләр турында да фикерен белдерде. Башкортлардагы кырыкка якын кабиләнең 80 проценты — татар кабиләсе, ди ул. «Алар Алтын Урда чорында да булган, казахларда да, нугайларда да бар. Шуңа күрә башкортларныкы дип кенә әйтеп булмый. Без дәүләт тоткан алдынгырак халык булгач, кабиләләр юкка чыккан. Башкортлар исә шушы юл белән Башкортстанда яшәгән бөтен халыкны берләштерергә уйлый», — ди тарихчы.
Дамир Исхаков сүзләренчә, әлеге юлдан бару башкортларның үзләре өчен отышлы түгел. «Безнең ике арадагы „сугышта“ академик галимнәр бик катнашмады. Бер төркем сәясәт белгечләре генә катнашты, аларның бөтенесен дә беләбез. Аларның идеологиясе — башкортлаштыру», — ди ул.
Тарихчы галим мондый юлдан бару башкортлар өчен отышлы түгел дип саный. «Шушы ситуациядә әз генә нәрсәдер оталар. Киләчәктә башкортлар әз генә калып, парламентка татарлар һәм руслар үтеп, башкортлар властьны бөтенләй югалтырга мөмкин бит», — ди Дамир Исхаков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз