Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дамир Исхаков: Башкорт халкы үсеш стратегиясен ныклап өйрәнергә кирәк
«Төньяк-көнбатыш диалекты тирәсендәге „биюләр“ чыннан да татар милләтенә каршы», — диде ул.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков фикеренчә, башкорт халкы үсеш стратегиясен ныклап өйрәнергә кирәк.
Ул бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура утырышында әйтте. Дамир Исхаков, шулай ук, җанисәп мәсьәләләре буенча аналитика һәм мониторинг төркеме җитәкчесе булып тора.
«Башкортстанда эшләнгән башкорт халкы үсеш стратегиясен өйрәнергә кирәк. Анда татарга каршы юнәлдерелгән пунктлар бар, аларны өйрәнеп, анализ ясарга кирәк. Төньяк-көнбатыш диалекты тирәсендәге „биюләр“ чыннан да татар милләтенә каршы», — диде Дамир Исхаков.
«Игътибар итсәгез: хәзер бик тырышып нугайлар, башкортлар, казакълар урта гасыр татар кешесе образын юкка чыгарырга тырышалар, чөнки алар барысы да татар эченнән чыкканнар, ләкин исеме татар булуын теләмиләр. Безгә хәзер исемебезне, урта гасыр татар кешесе образын саклау юнәлешендә эшләргә кирәк. Татарстан галимнәре һәм тарихчылар шушы проблема тирәсендә берләшергә тиеш», — дип әйтте.
Дамир Исхаков сүзләренчә, «халык санын алу татарлар өчен һәрвакыт катлаулы булды, ул шулай булачак та, чөнки Россия эчендә проблемалы зоналар күп».
Вице-премьер, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та башкорт халкы стратегиясе буенча фикерен әйтте. «Татарстан Бөтендөнья татар конгрессы һәм Башкортстан Корылтае без бергә эшләргә тырышабыз. Татар белән башкорт — бер бөркетнең ике канаты. Декабрьдә башкорт халкының үсеш стратегиясе кабул ителде. Безнең өчен дә кулланырга мөмкинлекләр бар. Чагыштыру өчен түгел, файдалы әйберләр табып, татар халкын берләштерү буенча карарга кирәк», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз