news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Исхаков Бөтендөнья татар конгрессы эшендә яңа ысуллар кирәк дип саный

«Татар милләтенең баш мие бер җиргә җыелырга тиеш», — диде галим.

Дамир Исхаков Бөтендөнья татар конгрессы эшендә яңа ысуллар кирәк дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Тарихчы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының Аналитика һәм мониторинг төркеме җитәкчесе Дамир Исхаков фикеренчә, Бөтендөнья  татар конгрессы эшендә яңа ысуллар кирәк.

«Конгресс эшен яхшырту мәсьәләсе бар. Эштә яңа ысуллар кирәк хәзер. Якын арада конгресс эшен ничек яхшыртырга була дигән тәкъдимнәр кабул ителә. Без кулланмый торган чаралар күп әле. Мәгълүмати чараларны, челтәр аша хәбәр таратуны куллану кирәк», — диде Дамир Исхаков.

Ул алдагы дәвердә эшли алырлык экспертлар төркемнәрен булдырырга кирәклеген әйтте. «Шундый планнар бар: Россиядәге татарлар күп яшәгән төбәкләргә барып, урыннарда экспертлар төркемнәрен булдырырга һәм аларны безгә тоташтырырга. Татар милләтенең баш мие бер җиргә җыелган булырга тиеш», — дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot